Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


9.11.2017

Алдакчылар арта!

«Яңарыш» газетасының 28нче санында дөнья күргән «Бушлай сыр капкында гына» дигән мәкаләне укыганнан соң, газета укучыларга фикерләремне җиткерәсем килде. Мин гомерем буена гаҗәпләнәм: начар эшләргә планнар, уйлар корып ятарга юньсез кешеләр каян вакыт табалар икән? Вакыт бит ул — бик кадерле нәрсә. Димәк, кешене талау, алдау, урлашу аларның яшәү рәвеше. Ахирәткә күчкәч, бөтен кешегә дә 2 метр җир җиткәнен һәр кеше дә аңлый, югыйсә. Кешене рәнҗетеп җыйган байлыгы да, кылган гамәлләре дә җир өстендә кала. Үзе белән алып китә алмый. Юньсез кешеләр турында «аның белән каберең якын булмасын», дигән сүзләр юкка гына йөрми торгандыр халык телендә.
Хәзер олыларны гына түгел, яшьләрне дә алдыйлар. Ә алдау­чылар полиция хезмәткәре дә, мәгариф бүлегендә утыручы хисапчы да, хәтта якын танышың да булырга мөмкин. Шундый кешеләр сине ничек алдарга мөмкин, бу безнең акылга сыймый.
Урта яшьләрдәге танышым аш бүлмәсенә мебель ясарга заказ биргәч, биргән акчасын да, мебельне дә ала алмады. «Сарапул шәһәренең Советская урамында әлеге оешма каршында плакат күтәреп басып тордым. Ахыр чиктә миңа: «Гаиләгез, балаларыгыз өчен курыкмыйсызмыни?», — дип яный башладылар” – ди ул. Күптән түгел генә бер танышым сөйләгән хәлләр дә күпләргә дәрес булырлык.
«Беркем дә бу хәл минем белән булмас, дип әйтә алмый», — дип башлады ул сүзен. Ирем балабызга 4 яшь ярым вакытта икенче кеше белән гаилә корды. Бала үсеп мөстәкыйль тормыш юлына баскач, мин Мәскәүгә барып, акча эшләп кайтырга ниятләдем. М. исемле бер кыз белән таныштым. Дуслаштык. Күпмедер вакыттан соң мин Сарапулга кайтып киттем. Ул калды. Берничә елдан соң кызым: «Әни, сине Интернет аша бер дустың эзли», — ди. Минем фамилиямне, кызымның исемен истә калдырган. Кызымны «Вконтакте»да эзләп тапкан. Сөенечтән ниш­ләргә дә белмәдем. Шатлыгымнан елап та алдым. Дустым Сарапул шәһәренә кунакка килде. Ул мине Пермьгә эшкә чакырды. Мин аларда фатирда торып, эшли башладым. Ул миңа даими рәвештә бүләкләр бирде. Үз хисабына мине самолет белән Мәскәүгә дә алып барып кайтты. Бервакыт ул миннән үзенең рәсми рәвештә эшләмәвен сәбәп итеп, кредит алып бирүемне сорады. Ризалаштым. Аларда фатирда торам бит. Башта түләде. Яңадан суза башлады. Әнисе көчкә түләп бетерде. Мин өйгә кайтып киттем. Берзаман кызым: «Әни сиңа банк­тан хат килгән, синең 250 мең сум бурычың бар икән, түләргә кирәк», — ди. Банкка шалтыраттым. Минем банкта 900 мең сумга 5 килешүем бар икән. Шаккаттым. Башта югалып калдым. Үз-үземне тиз генә кулга ала алмадым. Адвокат ялладым. Ул ярдәм итмәде. М. исемле дус­тым 30 мең сум кредит алгандагы документлар белән онлайн-заявка биреп, банк карточкасы аша минем исемгә кабат кредит алган. Мине чакыручы да, фотога төшерүче дә булмады.
Үземне тынычландыру өчен стадионда йөгерә башладым. Коллекторлар килеп: «Түлә, тү­ләмәсәң, төрмәгә утыртабыз», — дип куркыттылар. Тагын шунысы бар. Мин дустыма беренче тапкыр кредит алып биргәндә, миңа 44 яшь иде. Дустым минем исемгә кредитлар алганда миңа 45 тулып, мин яңа пас­порт алган идем инде. Ничек банк кредит биргән, билгесез. Хәзерге вакытта полиция кайчандыр минем дустым булган М.ны эзлиләр. Әнисе әйтүе буенча, Белоруссиягә кияүгә чыгып киткән. Хәзер миңа 50 яшь. Ә минем кешеләргә ышанычым бетте. Мондый аферист­лардан балаларны ничек сак­ларга инде?” – дип тәмамлады ул сүзен. Менә шулай үзебезнең кешегә ышануыбыз аркасында капкынга эләгәбез кайчакта.

Флария Вәгыйзева, Сарапул шәһәре.