Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Алга карап, акча санап
13.12.2018

Алга карап, акча санап

Ел ахыры якынлаша. Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Дәүләт органнары өчен кызу вакыт. Ни әйтсәң дә, яңа елга кадәр илнең бюджеты кабул ителгән булырга тиеш. Шуңа күрә массакүләм пропаганда чараларында “бюджет” сүзе “санкция”, “Украина”, “Кырым”, “Керчь”, “Кокорин”, “Мамаев” сүзләре кебек үк еш яңгырый.

Бюджет, чыннан да, теләсә кайсы дәүләтнең иң мөһим документы. Ул дәүләтнең бөтен чыгымнарын һәм ул чыгымнарны тәэмин итәр өчен керемнәрне дә планлаштырган документ. Илнең сәяси һәм икътисади хәлен күзәтеп барган кешеләр бюджет белән бик тә якыннан кызыксынырга тырышалар. Хәер, аның белән һәркем дә кызыксынырга тиеш, минемчә. Чөнки бишектәге балалардан башлап, йөзьяшәр пенсионерларның яшәешен тәэмин итәр өчен акчалар бюджетта билгеләнгән булырга һәм аның үтәлешен махсус дәүләт органнары күзәтеп торырга, закон бозуларга, дәүләт акчасын әрәм-шәрәм итүләргә юл куймаска тиешләр.
2019 елга бюджетның нинди булачагы турында сүзләр инде күптән бара матбугатта. Икътисадчылар һәм сәясәтчеләр бик күп авыр сорауларга җавап эзләделәр:
— Халык хуҗалыгын һәм социаль юнәлешне тәэмин итәргә акча җитәрлек булырмы?
— АКШ һәм НАТО илләре Рәсәйне көчсезләндерү максатларында игълан иткән санкцияләр илнең керемнәрен киметеп, халык тормышына зыян китермәсләрме?
— Нефтьнең бәясе төшеп, бюджет үтәлешенә зыян китермәсме?
— Салым һәм торак-коммуналь хуҗалык (ТХК) өчен түләүләр артып, гади халыкны хәерче хәлендә калдырмасмы? һ.б, һ.б.
Билгеле булганча, мондый чакта сораулар җавапларга караганда һәрвакыт күбрәк була. Бюджетны әзерләүчеләр халыкны кызыксындырган сорауларны бик җентекләп өйрәнделәр һәм бюджет илне үсешкә илтүче документ булачак дип ышандыралар. Әйтерсең, хәлләр “ал да гөл”.
Ә машиналарга бензин сал-ганда, һәр айда торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү квитанцияләрендәге саннарның, салымнарның һәм төрле түләү-ләрнең, кибет киштәләрендә товар бәяләренең артып торуын күргәч, моның алай түгеллегенә инанасың.
Шунысы өмет уята: быел бюджет профицит белән (керемнәр чыгымнардан күбрәк) кабул ителәчәк. Соңгы берничә елда Рәсәй бюджеты дефицит белән кабул ителә иде. “Чыгымнар керемнәрдән күбрәк” дигәч, укучы күңелендә шундый сорау тууы ихтимал: “Ничек инде чыгым керемнән күбрәк булуы мөмкин? Ул вакытта ил банкротка кала түгелме соң?” Хөкүмәт шундый куркыныч барлыгын сизеп, инде күп еллар элек “гадәттән тыш хәлләр” була калса, илнең икътисадын коткару максатларында махсус “Милли халык байлыгы фонды” дигән фонд оештырып, анда шактый күләмдә акча салып куйган иде. “Дефицитлы бюджет” елларында акча шуннан алдынды.
Хәзер Рәсәй Хөкүмәте киләсе берничә елда (2019, 2020, 2021 елларда) илнең керемнәре чыгымнардан күбрәк булачак дип ышандыра. Хәтта нефтьнең бәясе бер баррель 80 доллардан кимрәк булса да. Хөкүмәт исәп-хисапларны нефтьнең барреле 2021 елда 57,9 доллар булыр дигән күзаллауга нигезләнеп ясаган. Ә 2019 елгы бюджет бер баррель 41,6 доллар булыр дигән күзаллауга нигезләнеп төзелгән. Әгәр нефть кыйммәтрәк булса, артык керем “Милли халык байлыгы фонды”на салыначак. Чөнки соңгы 4 елда, бюджет дефицитлы булу сәбәпле, ул фондтан акча бик күп алынган. План буенча 2021 елда “Милли халык байлыгы фонды”нда акча 14,18 триллион сум тәшкил итәчәк.
2019 елга план шундый: керем 19,97 трлн сум булса, чыгым өлеше 18,04 трлн сум, ягъни керемнәр чыгымнардан 1,93 трлн сумга күбрәк. Чыгымнарның төп өлешләре:
— гомумдәүләт чыгымнары;
— милли оборона (армияне тоту, кораллану һ.б.) – 2,91 трлн сум;
— милли куркынычсызлык, хокук саклау органнарын тоту – 2, 66 трлн сум;
— социаль сәясәт – 4, 89 трлн сум;
— мәгариф – 0,83 трлн сум;
-сәламәтлек саклау – 0,66 трлн сум.
Болардан тыш, башка еллардан аермалы буларак, 2019 ел бюджетына халыкның тормыш сыйфатын яхшыруга юнәлдерелгән 12 милли проектны финанслау кертелгән. Бу 12 проектка 1,362 трлн сум акча тотылачак. Рәсәй Президенты В.В. Путин үзенең чыгышларында халыкның тормыш хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар күреләчәк дип берничә тапкыр белдергән иде. Бу 12 проект нәкъ шушы максатларны күздә тота. Бу проектка нәрсәләр керә соң һәм һәр проектка күпме акча биреләчәк?
— “Демография” (халык санын арттыру чаралары) – 512,0 млрд;
— “Сәламәтлек саклау” – 159,8 млрд;
— “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” – 107,9 млрд;
— “Торак йортлар һәм шәһәр мохите” – 105,3 млрд;
— “Мәгариф” – 103,2 млрд;
— “Халыкара кооперация һәм экспорт – 82,5 млрд;
— “Кече һәм урта эшмәкәрлек” – 57,3 млрд;
— “Экология” – 49,6 млрд;
— “Фән” – 35,2 млрд;
— “Мәдәният” – 12,7 млрд;
— “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү” – 7,1 млрд.
— цифрлы икътисад.
Хөкүмәт җитәкчеләре белде-рүенчә, 2019 ел бюджетында социаль проблемаларга (ягъни халык тормышын яхшырту мәсьәләләренә) хәтта оборонага караганда да өстенлек биреләчәк икән.
Югарыда әйтеп үтелгән 12 милли проектны тормышка ашыру өчен чыгымнарның күп өлеше федераль бюджеттан биреләчәк, ә регионнар үзләреннән 5% кына өстәргә тиеш.
Саннарга карасак, борчылыр урын юк. Тик гади халык тормышында уңай якка үзгәрешләр булырмы? Монысын вакыт күрсәтер.
11 декабрьдә Удмуртия Рес-публикасының Дәүләт Советының тугызынчы сессиясендә 2019 ел өчен һәм 2020, 2021 елларга бюджет кабул ителде. Удмуртия бюджетында саннар түбәндәгечә: керемнәр — 72,8 млрд. сум, чыгымнар — 71,9 млрд сум, профицит — 948 млн сум. УР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча даими комиссия рәисе Юрий Тюрин әйтүенчә, бюджет Россия Президентының Федераль җыенга юлламасында куелган төп бурычларга җавап бирә. Анда милли проектларга зур чыгымнар каралган. Гомумән алганда, сәламәтлек сак-лауга чыгымнар 1090,9 млн сумга, мәгарифкә – 746,5 млн сумга, социаль яклауга – 340,5 млн сумга, юл хуҗалыгын үстерүгә – 965 млн сумга, төзелеш өлкәсенә – 2495 млн сумга арттырылган.
Сессия утырышында Республика Башлыгы Александр Бречалов та катнашты. Ул республиканың төп документы булган бюджетны бергәләп әзерләүләре өчен депутатларга рәхмәт белдереп: “Бу гади сүзләр генә түгел. Дөрестән дә, без бергә эшләдек. Закон проектына 305 төзәтмә кертелде. Төзәтмәләрне кертү өчен үз фикерләрегезне дәлилли алуыгыз өчен рәхмәт. Без эш барышында барлык тәкъдимнәрне истә тотачакбыз. Ныклап үсеш юлына басу өчен безгә 15-20 млрд сум акча җитми. Шуңа күрә Хөкүмәткә Рәсәй Хөкүмәте белән тыгыз эшләргә кирәк”, — диде.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.