Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Алар ялгыз түгел
15.04.2020

Алар ялгыз түгел

Ижау шәһәренең Тимирязев урамында инде көздән бирле бер бомжны әле тукталышта, әле сәүдә үзәге янында, кайчак «Сбербанк»ның банкоматлары янында күрәм. Аның яныннан узган чакта үтеңне сытардай сасы искә чыдый торган түгел. Ул һәр көнне иртән чүп савытларында актарына.

Тормыш сукмакларында кыен хәлләрдә калган, сәламәтлеге какшау аркасында ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү – һәрбер җәмгыятьнең изге бурычы. Респуб-лика Хөкүмәте дөньяда, илебездә коронавирус пандемиясе вакытында йорт­сызлар турында кайгыртуны, аларга карата игътибарны тагын да көчәйтте. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов: «Мондый кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә, коронавирус белән авырмасыннар өчен аларны урамнарда калдырмаска кирәк», – дигән бурычны куйды.
Ижауда социаль кунакханә 2013 елның 4 мартыннан бирле эшли. Ул Шевченко урамы, 25нче йортта урнашкан ике катлы социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасының 1нче катында урнашкан. Биредә билгеле яшәү урыны булмаган кешеләрне кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Алар анда 6 ай яши алалар. Беренче 3 ае бушлай, калган өч ай — түләү шарты белән. Моннан тыш республиканың Воткинск һәм Глазов шәһәрләрендә 20шәр урынга исәпләнгән социаль кунакханәләр бар.
9 апрель көнне Ижаудагы социаль кунакханәдә булырга туры килде. Ленин районында урнашкан әлеге социаль кунакханәдә дә профилактика чаралары көчәйтелгән. Бу хакта социаль кунакханә директоры Ильяс Ибраһимов: «Беренчедән, вирустан саклану чаралары арттырылды. Ишектән кергәч үк, антисептик белән кулларны зарарсызландырыр өчен җайланма куелды. Ике сәгать саен бүлмәләр җилләтелә. Махсус режимда бактерицид лампалар эшли. Ишек тоткалары, ут сүндергечләр, баскыч култыксалары, гомуми файдалану урыннары дезсыекчалар белән сөртелә. Иртән эшкә килгәч, һәр хезмәткәрнең тән температурасы тикшерелә, битлек режимы кертелде. Хәзерге вакытта, Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә, безнең социаль кунакханәдә яшәүчеләр дә үзизоляциядә, аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган», — диде.
Гомумән, дезинфекция — социаль кунакханәдә башка вакытта да һәрвакыт мәҗбүри шарт. Әгәр кеше ризалык биреп, бирегә килә икән, башта аны фельдшер карый. Юынгач, чиста киемнәр ала. Шуннан соң аны яңадан табиблар тикшереп, сәла­мәтлеге турында белешмә бирә. Бу процедуралар тернәкләндерүнең индивидуаль программасын төзергә мөмкинлек бирә.
«Ижауда социаль кунакханә 40 кешене кабул итә ала. Алар биредә яшәгәндә документларын торгызу эше бара, аларны азык-төлек, кием-салым, аяк киеме белән тәэмин итәләр, юридик һәм психологик, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә», — ди Удмуртиянең Социаль сәясәт һәм хезмәт министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Рудина.
Хәзерге вакытта Ижауда билгеле яшәү урыны булмаган затларны, шулай ук әлеге категориядәге кешеләрне туклана һәм куна алырлык урыннар белән тәэмин итүче барлык социаль оешмаларга рейд­лар уздырылачак. «Без йорт­сыз кешеләргә шәһәрдә булдырылган мөмкинлекләр турын­да сөйләячәкбез. Иң мөһиме — гражданнарның билгеле яшәү уры­ны булмаса да, эшкә урнашу, җәмгыятькә файда китерү теләге булсын. Безнең бурыч — аларны урамнан бирегә алып кайту гына түгел, ә яшәргә һәм эшләргә теләк уяту», — ди Ижау хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Дмитрий Чистяков.

Биредә тормышта авыр хәлдә калып, үз-үзен югалткан кешеләргә яшәү өчен шартлар җитәрлек, тренажерлар залы, китапханә, компьютерлар да, шахмат-шашка, домино кебек өстәл уеннары да бар. Һәммә кешегә аерым-аерым 2 атналык азык-төлек бирелә һәм алар үзләре теләгәнне әзерләп ашыйлар.
Милләттәшем, социаль кунакханә директоры Ильяс Әсхәт улы соравыма: «Алар биредә 6 ай яшиләр. Аннан соң да без аларны урамга чыгарып җибәрмибез. Эшкә яраклы булганнарны эшкә урнаштырабыз. Күпчелеге төзүчелек өлкәсенә китә. Яшелчә, җиләк-җимеш базасына, «Ника» оешмасына да китүчеләр бар. Пенсия яшендәгеләрне өлкәннәр йорт­ларына урнаштырабыз. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: мин эшләгән дәвердә бирегә килүчеләр арасында милләттәшләребез юк, Аллаһка шөкер. Алга таба да ата-ана, якыннарыбыз, туганнарыбыз турында һәрчак кайгыртып, ярдәм итеп яшик», – диде..
Шулай ук Воткинское шоссе урамында да 60 кешелек палатка урнаш­тырылган. «Теплый кров» үзәгенә яшәү урыны булмаган кешеләр 19.00 сәгатьтә килеп, кунып чыга алалар. Аларны җылы аш, кием-салым белән дә тәэмин итәләр. Урамда йорт-җирсез калган кешеләргә азык-төлек, кием-салым белән ярдәм итәсегез килсә, 8-912-850-27-07 телефоны аша шалтырата аласыз.

Гөлнара Вәлиева.