Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Алар Ватан өчен көрәштеләр
29.08.2018

Алар Ватан өчен көрәштеләр

2018 елның августында дәһшәтле вакыйгаларның берсе – Орел-Курск дугасында булган сугышка 75 ел тулды. Еллар уза, Бөек Ватан сугышында катнашып, Бөек Җиңү көнен якынайткан ветераннарның саны да кими. Шуңа күрә без, укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре бу хакта даими рәвештә зур эш алып барырга тиешбез. Алдагы буын кешеләре тарихи вакыйгаларны белсен өчен, бүген бу коточкыч хәлләргә битараф калмыйча яшәргә кирәк. Орел-Курс дугасындагы канлы бәрелештә исемнәре бөтен Россиягә билгеле булган батырлар белән беррәттән, исемнәре билгесез калган ветераннар да бар. Хәзер шушы канлы сугышта катнашып, инвалид булып калган, яисә һәлак булган якташларыбызның язмышына тукталыйк. Башта Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган батырлар хакында язып үтәсем килә.
Ижау шәһәренең Советская урамында 24нче лицей бар. Бу лицей Советлар Союзы Герое Аркадий Черезов исемен йөртә. Кем соң ул Аркадий Черезов? 1923 елның 15 маенда туган Аркадий нәкъ шушы уку йортында белем алган, шул ук вакытта аэроклубта шөгыльләнгән. 1941 елны ул Балашов шәһәрендәге авиамәктәпне тәмамлап, фронтка китә. Сталинград сугышында уңышлы хәрби операциядә катнашып, бик күп фашистларны тар-мар иткән өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була. 1943 елның 5 июленнән ул Курск дугасындагы дәһшәтле сугышка килеп керә. Бер көн эчендә берничә хәрби очыш ясап, ул бик күп фашист танкларын юк итә. 1943 елның июль аенда фашистның зенит снаряды Черезов самолетының бензин багына эләгә. Үзенең дөрләп янган самолетын ул фашистларның танк колоннасына юнәлдерә, шулай итеп һәлак булса да, фашист танкларын юк итә. Аркадий Черезов бу батырлыгы өчен Ленин орденына һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Бүгенге көнне Аркадий Черезов укыган мәктәп (лицей) алдында аның һәйкәле тора, ә лицейда геройның тормыш юлын яктырткан музей эшли.

Удмуртия җирлегендә шулай ук Советлар Союзы Герое Феодора Пушина исемен күпләр белә. Ул 1923 елның 1 ноябрендә Якшур-Бодья районының Иж-Забегалово авылында туган.
1939 елда 7нче сыйныфны тәмамлагач, ул Ижаудагы фельд­шерлар әзерләү мәктәбенә укырга керә. 1942 елның апреленнән Феодора армия сафларында хәрби фельдшер булып хезмәт итә. 1943 елны Курск дугасында була. Мантуров районы, Прилепы авылында ул 45 яралы сугышчыны артиллерия утыннан алып чыга. Солдатларга һәм командаларга бертуктаусыз ярдәм күрсәтеп, Пузачи авылында ул 57 яралыны үлемнән коткара. Ут эченнән Феодора бөтен ярдәм күрсәтү әйберләрен һәм даруларны алып чыга ала. Шушы батырлыгы өчен аны 520нче полк командиры “Сугышчан батырлыгы өчен” медале белән бүләкли, соңрак аңа аяусыз хезмәте өчен 167нче дивизия командиры И.И. Мельников Кызыл Йолдыз ордены тапшыра. Курск сугышы тәмамлангач, Феодора Киев янындагы Святошино авылында яраланган сугышчыларны дәвалый, көнне төнгә ялгап эшли.
1943 елның 6 ноябрендә яралылар яткан бинаны фашист самолетлары бомбага тота һәм бина яна башлый. Ут эченнән ул 30 авыр яралыны алып чыга. Яңадан яна торган бинага килеп кергәч, бу йорт җимерелә башлый. Сугышчан дусты Николай Копытенков аны аңсыз һәм янган хәлдә күтәреп алып чыга. Феодораның тәне, башы нык янган булу сәбәпле, ул терелә алмый, һәлак була.1944 елны аңа Советлар Союзы исеме бирелә. Бүгенге көнне Ижау медицина колледжы Пушина исемен йөртә. Якшур-Бодьяда аңа һәйкәл куелган.
Яшь эзтабарлар хәзерге вакытта Аркадий Черезов һәм Феодора Пушинаның туганнарын эзләү белән мәшгүль. Бу изге эштә аларга һәм шулай ук без, тарих укытучыларына, дәүләт архивы материаллары, җирле халык вәкилләре белән әңгәмәләр, музей экспонатлары ярдәм итә.
Советлар Союзы Герое исеменә Курск дугасында хезмәт итеп, зур батырлык күрсәткән милләттәшебез Хәсән Заманов та лаек була. Ул рядовой укчы булып, сугыш барышында безнең солдатларны дошман атакасыннан каплап, аларга алга бару өчен плацдарм ясый. Курск сугышы тәмамланып Днепрны кичкән вакытта безнең гаскәрләрнең шактый зур өлешен укчылар каплый. Хәсән Заманов берүзе 70-80 сугышчыга Днепрның теге ягына чыгарга ярдәм итеп, барлык укчыларның ихтирамын казана. Шушы батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Шулай ук Курск дугасында “Колхозник Удмуртии” дип аталган танк колоннасы зур данга күмелә. Бу колоннаны кече Пурга районы халкы үз хисабына төзи.
Алар иминлек фондына 2,5 млн акча күчерәләр. Бу танк колоннасы Прохоровка янындагы бәрелештә кайнашып, фашист танкларын тар-мар итүгә зур өлеш кертә.
Курск фронтыннан кайта алмыйча, шул җирлектә күмелгән милләттәшләребезнең исемнәрен дә атап үтик. Алар Ижау шәһәренең Ленин районы “Хәтер китабы”на кертелгәннәр:
Сәләх Галимов 1943 елның 4 августында һәлак булган. (Кабере Курск өлкәсе, Соломино авылында); Лефар Гарифуллин. (Кабере Курск өлкәсе, Крапивенские дворы авылында); Әхнәф Җәүләтханов. (Кабере Орел өлкәсе Глинная авылында); Хөснетдин Имаметдинов. 1943 елның 17 августында күпсанлы яралардан үлгән. (Кабере Курск өлкәсе, Сельково авылында); Сәят Садыйков. (Кабере Курск өлкәсе Бубны авылында); Мурат Шәйхетдинов. (Кабере Орел өлкәсенең Леосповское авылында).

 

 

 

Язмамны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Тарих битләренә ешрак карыйк.
Балаларга сөйлик бу хакта.
Мондый фаҗигане күрмәс өчен
Яшь буынны тартыйк китапка.
Сугыш чукмарлары бүген дә бар.
Бик еш алар янап торалар.
Җир йөзендә рәхәт яшәү өчен
Тыныч кына булсын дөньялар.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.