Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ак каеннар кочагындагы авылга сәяхәт
4.04.2019

Ак каеннар кочагындагы авылга сәяхәт

Яган — удмурт теленнән “суер”( урман тавыгы) дип тәрҗемә ителә. Иж суына Кечёвка һәм Постолка елгалары кушылган урында урнашкан булу сәбәпле, язларын алар җәелеп, авылның бер өлешен су баскан еллар да була. Без барганда урамнарда әле кар ята иде. Аклык алардан түгел, каен кәүсәләреннән бөркелә кебек — Яган каеннары белән дан тота. Алар, Такташ язганча, синең арттан калмый, авыл буйлап, кая барсаң, озатып баралар. Мәдәният йорты да шулар кочагында утыра. Каеннарны кошлар да үз иткән — өсте-өстенә оялар корганнар.

Көннәр җылынгач, кошлар җылы яклардан кайткач, тирә-як үзенчәлекле җыр-моңга күмеләдер. Ә мәдәният йортында татар җырлары яңгырый, безне якты йөз белән Роза Салих кызы Сентякова каршы алды. Удмуртия татарларының Милли-мәдәни автономиясе, ”Яңарыш” газетасы вәкилләре белән очрашуны оештыруны башлап йөрүче ул. Китапханәдә татар көнкүреше тарихы почмагы оештырып җибәргән. Экспонатлар барысы да узган гасырныкы, аннан да борынгыраклары бар. Һәм хәтта олы музейларда да сирәк очрый торганнары. Шулардан — балыкның умыртка сөякләреннән җыелган, тарта-тарта шомарып беткән дисбе. Ул Роза ханымның әнисе ягыннан Халик бабасыннан калган. “Әгерҗе районының Барҗы авылында туып-үскән, Казан, Сарапулдан товар ташыган. Авылда русча белүче бердәнбер кеше була,” — дип истәлекләре белән уртаклаша Роза ханым. Сәүдәгәр бабасыннан калган тагын бер ядкарь — калай монпансье (кәнфит) савыты, Романовлар династиясенең 300 еллыгына багышлап, Казан фабрикаларының берсендә чыгарылган. Кәнфитләре ашалган, мәгәр тартманы ташламыйлар, озак еллар гаилә документлары шунда саклана. Кызыл башлы киндер сөлгеләре — әнисенеке. Роза ханым: “Сандык төбендә ятканчы, биредә эленеп торсыннар”, — ди. Музей почмагын киңәйтү теләге дә бар. Ул очрашуга килгән милләттәшләребездән дә инде кирәге калмаган, әмма тарихи кыйммәте булган әйберләрне барлауларын сорады. Бирерләр, кызганмаслар, очрашуга да буш кул белән түгел, мич ашлары пешереп алып килгәннәр иде. Һәркайсының үз язмышы — туган туфракларыннан нужадан качыпмы, бәхет эзләпме купканнар да, шушында төпләнгәннәр. Разита апа Авезова гаиләсе белән бирегә Әгерҗе районыннан Кама сусаклагычы төзелгән елларда, туган авылы Рыс су астында калуга дучар булгач күченеп килә. “Әлһәмдүлиллаһи, бик матур урын, бик яхшы җиргә эләктек. Җәен җиләге, печәне каерылып уңа, көзен гөмбәгә йөрибез. Йорт салып кердек, мал тоттык, эштән курыкмадык. Татарлар гомер-гомергә үзара аралашып яшибез. Рамазан аенда күпләр ифтар уздыра, шунда очрашабыз. Мәчет салу да сөендерде. Хәзер бөтен кешенең өендә телевизор бар, Казан, Уфа тапшыруларын карый алуыбызга сөенәбез. Бер-беребезгә кереп сөйләшеп утырулар гына бетте,” — ди.
Хлдун ага Азаматовны авылның аяклы тарихы, дисәң дә була. 1928 елгы, быел 91 яшен тутыра. Тумышы белән Татарстанның Актаныш районы Әтәч авылыннан. Яганга аны әле сабый чагында болгавыр еллар җиле ташлый. Әтисе Хуҗа ага гиләсе белән кулак дигән исем тагып, Себергә җибәрүләреннән куркып, бирегә качып килеп чыга. Хлдун Азаматовка ул чакта биш яшь була. Башта землянка казып яшиләр, аннары Әгерҗе ягыннан амбар сатып алып кайтып, шуны йорт итеп утырталар. Әтисе Ижда урман агыза, такта яра. Кочак җитмәс агачларны күтәрергә туры килә, киеме тирдән тозланып ката торган була. Хуҗа ага Яганда мулла вазифасын башкара — нарасыйларга исем куша, мәрхүмнәрне соңгы юлга озата. Өч бала арасын­да Хлдун ага — иң олысы. 1943 елда 13 яшь­лек малайга мәктәпне ташларга, агач эшенә өйрәнергә туры килә. Ятаклар, урындыклар, тумбочкалар ясыйлар. Аларны Әгерҗе, Кече Пурга, Ижауда ачылган госпитальләргә алып китә торалар. Авыр булса да түзәләр, “Азык-төлеккә карточкалар бирәләр, безнең өчен шул мөһим иде,” — ди ул. 18 яшендә армиягә алына, десант гаскәрләренә эләгә. Парашют белән сикергәндә, гөмбәзе ачылмаган иптәшен һавада тотып алып, үлемнән коткара. Ленинградта белем алып, җаваплы урыннарда эшли. 1973 елда Ижауга күчә. Тормыш иптәше Людмила Михайловна белән 3 кыз үстерәләр. Лаеклы ялга чыккач, кабат Яганга кайта. Людмила (мөселман динен кабул итеп, Җәмилә исемен алган) вафатыннан соң Роза ханымга өйләнә, бергә 27 ел гомер кичерәләр. Тормышы хакында Хлдун ага татарча сөйли — русча укырга туры килсә дә, әти-әнисе телен оныт­мый.

Очрашуда өйләрендә оныклары белән бөек телдә аралашып арыган әбиләр дә үзебезчә гөрләштеләр. Үз телебездә аралашуга сусаганнар. Шулай җыелулары — беренче тапкыр. “Милли хәрәкәт күтәрелгән елларда — эшмәкәр Альберт Имами улы Әхкәмиев исән чакта — ул биредә татарларны берләштерүгә, ел саен Сабантуй уздыруга да зур игътибар бирә иде. Концертлар да була иде. Бу матур традицияне дәвам итәргә кирәк”, – диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова. Ул быел Сабантуйны уздырырга кирәк иде дигән тәкъдим белән чыкты. Очрашуда катнашучылар: “Альберт Әхкәмиев кебек милли җанлы эшмәкәрләр юк диярлек шул,” — дип уфтансалар да, бу тәкъдимне хупладылар. Моңа җаваплы кеше итеп Кече Пургада яшәүче Флүр Сабировны билгеләделәр. Яган авылы муниципаль берәмлек җитәкчесе, әбиләр әйтмешли, үз кешебез Равил Ахунов та, колачын киң җәеп булмаса да, ”Уздырырга тырышырбыз”, — диде. Рәмзия Габбасова татарларны берләштерүдә, миллилегебезне сак­лауда “Яңарыш” газетасының роле турында да сөйләп узды, китапханәгә бик күп китаплар бүләк итте. Биредә “Яңарыш” газетасын укып барулары шатландырды. Бу очрашудан соң аны алдыручылар саны һичшиксез артыр дигән ышаныч та туды.
Яганда татарларны аз дип булмый, 1500 кешенең 300е — милләттәшләребез. Күрше булып гомер кичерүче удмуртлар, руслар алдында да абруйлары зур – татарларның үзара ярдәмлә­шеп яшәүләренә сокланалар. Яган тарихында эзләре якты – ди­вар­да­гы сугыш каһарманнары исем-­фа­милияләре арасында мил­ләт­­тәшләребезнеке дә бар. Кызыл төстәге байракны яганлылар каннарын койган бабаларының исемнәрен үз куллары белән чигелгән тукыма кисәкчекләреннән теккәннәр. Анда да татар исемнәрен күреп горурландык.
Очрашуда өлкәннәр, урта яшь­тәгеләр генә иде. Алар: «Яшьләребез эштә бит», — диделәр аклангандай. Хәер, авылда алар күп тә түгел, эш табу кыен булу сәбәпле, шәһәргә тартылалар. Аралашу табын артында дәвам итте, сөйләшеп сүзләр бетмәде. Ә без кайтышлый, татарлар күпләп яши торган татар урамына сугылдык. Хлдун ага Азаматовның йорты шунда икән. Халкыбызга хас кунакчыллык белән чәйгә чакырды.Без инде, юл кешесенең юлда булуы хәерле, дип кузгалырга булдык. Яган күперен чыкканда, “Имин йөрегез”, — дип озаткан кебек ерактагы мәчет манарасының ярымае ялтырап калды. Ә без исә: “Яганда сәфәребез төшәрлек күңелле вакыйгалар булып торсын, тагын килербез”, — дип саубуллаштык.

Фәнзилә Салихова.