Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Акыллы татарлар булыйк!
10.09.2021

Акыллы татарлар булыйк!

1962 ел. Падера мәктәбе­нең 6нчы сыйныфында укыйм. 5нче сыйныфка кадәр барлык дәресләрне дә татар телендә ге­­нә үзләштердек. Ә соңыннан барлык фәннәрне дә, татар теле һәм әдә­бия­тыннан тыш, рус телендә укыдык. Ул елны безгә физика һәм математика фәнен укытырга Балезино поселогыннан Глазов пединститутын яңа гына тәмамлаган яшь укытучы Нурислам абый килде. Дәресләрен русча алып бара. Тәнәфестә дә безнең белән русча гына сөйләшә. Сыйныфташларым өчен ничек булгандыр, мин бу хәлгә бик гаҗәпләндем.
Беркөнне дәрес тәмамлангач, укытучы янына килеп: “Нурислам абый, нигә сез безнең белән тәнәфестә дә русча сөйләшәсез, сез бит – татар”, – дип сорадым. “Татар теле тиздән бетәчәк, ул беркемгә дә кирәк түгел”, – дип җавап бирде. Бу минем өчен көтелмәгән җавап иде. Укытучыга булган бөтен ачуымны тыя алмыйча: “Сез дөрес сөйләмисез. Без бит – татарлар, нигә без русча сөйләшергә тиеш?” – дидем.
Мәктәптә аңлашылмаучылык килеп чыкса, өйгә кайткач, әтигә сөйли идем. Ул көнне дә, өйгә кайткач, укытучы белән бәхәсләшүем турында әйттем. “Кызым, дөрес сөйлисең. Ул руслар, удмуртлар арасында үскән. Бакчада, мәктәптә, гаиләсендә русча гына сөйләшкәндер. Укытучы да шулай сөйләп торгач, туган телен белмәгән наданнар күбәер әле”, — диде әти. Бераз уйланып торды да: “Татарлар бик күп бит алар, акыллылары беркайчан да туган телләрен онытмас”, — дип өстәп куйды.
Нурислам абый исән булган булса, мин аның белән очрашып: “Абый, сез дөрес сөйләмәдегез. Безнең телебез яши, яшәячәк”, — дип әйтер идем кебек. Әти әйтмешли, акыллы татарлар булыйк, телебезне онытмыйк! Тел сагында торган “Яңарыш” газетасына язылыйк!

Әминә Солтанова, Ижау шәһәре.