Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Актаныш гармуннары
1.08.2018

Актаныш гармуннары

27-28 июль көннәрендә Актанышта Сабантуй мәйданында «Гармун бәйрәме» гөрләде. Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән 200 гармунчы Актанышны моңга төрде. Кунаклар өчен татар халык кул эшләре һәм сувенирлар сату, Актаныш авыллары тарихын чагылдырган һәм данлыклы кешеләрнең шәҗәрәләре урнаштырылган тарихи күргәзмәләр оештырылган иде. Татар халкының тарихында беренче тапкыр гармунга һәйкәл ачылды.

Актаныш – саф татар районы

Актанышка юлда очраган машина белән барырга туры килде. Машина йөртүче дә Актаныш ягыннан түгел. Ә минем Актанышта беренче булуым, фестиваль узачак Сабантуй мәйданының кайда икәнлеген белмим. Зур бина күреп, машинадан төшеп калдым. Актаныш районы башкарма комитеты бинасы булып чыкты. Ишек төбендә утырган каравылчы егеттән русча Сабантуй мәйданының кайда икәнлеген сорадым. Ул миңа күзен тутырып карап тора, ләкин дәшми. Мин искә килеп, татарча дәшкәч, авызын ерып җибәреп: “Мин русча беләм, бездә бит, Актанышта, татарча сөйләшәләр, сезнең русча сөйләшкәнгә сәерсендем”, — диде ул. Чыннан да, мин монда алга таба бер рус сүзе дә ишетмәдем. Төмәннән килгән Җәгъфәр Әбүзәр улы Касимов та (Җәгъфәр абыйның әтисе чыгышы белән Глазов районының Кече Парҗы авылыннан): “Без монда бер рус сүзе ишетмәдек, кибеткә килеп керәсең, татарча сөйләшәләр, бу искиткеч!” — диде. Сабантуй мәйданына килеп керү белән актанышлылар барча халыкны самавырда кайнаган төрле үлән чәйләре, коймак, тәбикмәк белән сыйладылар. Табигатьнең иң матур урынына — Сөн, Агыйдел, Чулман елгалары буена урнашкан, тел, гореф-гадәтләр бар да сакланган һәм бер генә бәйрәм дә гармунсыз үтмәгән Актаныш районы сәясәт өлкәсендә дә, мәдәният-сәнгать өлкәсендә дә бик күп күренекле шәхесләр үстергән. Керү уңаенда ук Әлфия Авзалова тормышына, иҗатына багышланган матур татар йорты тора. Мәйдан эчендә оештырылган күргәзмәләрдә Актаныш районының күп кенә авылларының тарихы белән танышырга була иде. Мәйданда нинди генә гармун тавышлары яңгырамый һәм бу таңга кадәр дәвам итте.

Ай тотылган төндә

Тарих битләренә уелып калачак әлеге фестиваль халык күңелендә гармунчылар парады белән дә истә калыр. Актаныштан гына да 80гә якын гармунчы катнашты. Парадны үзенең гармуны белән Актаныш районының башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов җитәкләде. Ул парад белән мәйдан уртасына килгәннән соң, сәхнәгә күтәрелде. Җитәкченең оста итеп шигырь сөйләп, гармунда уйнавы — халыкны таң калдырды. Тантанада Татарстанның 17 районыннан, Башкортстан, Удмуртия, Төмән, Оренбург төбәкләреннән, танылган гармунчылар — Ринат Вәлиев, Кирам Сатиев, Инсаф Хәбибуллин, Мирзанур Фарукшин, Илгиз Закиров, Фән Вәлиәхмәтов һәм башкалар катнаштылар.
Гармунчылар бәйгесе ике өлештән торды. Беренче өлешендә ансамбльләр, солистлар, балалар чыгыш ясаса, икенче өлешендә “Гармун тартыш” бәйгесе үтте. “Гармун тартыш” та 23 гармунчы катнашты һәм ул 3 турдан торды. Жюри рәисе Ринат Вәлиев катнашучыларга татар көе уйнап күрсәтә, ә катнашучылар исә әлеге көйне кабатлап кына түгел, башкару осталыгын күрсәтергә, импровизация элементлары да кертергә тиешләр иде. Бәйге кызу барды. Чөнки һәр тур саен катнашучылар кими, җиңүче берәү генә булырга тиеш. Сәхнәдә Әгерҗедән “Көмеш телле гармун” ансамбле җитәкчесе Марат Муллахмәтов, Саба районыннан Айнур Габделхаков, Актаныш районыннан Гөлсия Хөсәенова калгач, бәйге кызды. Маратны инде күптәннән беләм. Аның ансамбле нинди генә бәйге булмасын җиңү яулый. Уйнавы сокланырлык, һөнәри дәрәҗәдә! Күктә ай тотыла, гармунчылар сиптерә, минем янда Башкортстанның Краснокама районыннан килгән абзый: “Әгерҗе егете беренче!” — дип өзгәләнә. Мин дә Маратка көч биреп торам. Ләкин менә Татарстанның иң алдынгы районнары Саба белән Актанышны калдырырга уйлады шул жюри членнары. Актаныш белән Саба озак тарткалашты. Беренчедән Актанышныкы хатын-кыз, икенчедән хуҗа (гармуны бик авыр иде), ә Саба егете Айнур өздерә! Жюри биремне катлауландырганнан катлауландыра! Шулай да Айнурның техник яктан оста башкаруы өстенлек алды!

“Агыйделдән күренеп тора Актаныш басмалары шул”

Әлеге җырны кем генә белми икән! Миңа да әлеге басмаларга басу бәхете иреште. Икенче көнне фестивальдә катнашучы барлык гармунчылар, уйнап-җырлап, Актаныш авылы урамнарын урап, «Актаныш басмалары» скверына агылды. Ял итү урыннары, спорт һәм балалар мәйданчыклары, фонтаннары белән әлеге сквер үзенә җәлеп итеп тора. Биредә гармунга һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачуны Актаныш районының башкарма коммитет җитәкчесе Энгель Фәттахов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчы Мирзанур Фарукшин, рес­публика Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова башкарды. Тимердән эшләнгән стеланың авторы — Яңа Әлем егете Азат Сәрвәров.

Фестивальдә катнашып, югары нәтиҗәгә ирешкән гармунчылар биредә хөрмәтләнде. Һәм инде, ниһаять, көтелгән минутлар! Аерым башкаручылар номинациясендә икенче урынга Ижау шәһәреннән Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Шакиров, ансамбльләр номинациясендә беренче урынга Әгерҗе шәһәре мәдәният йортының Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге “Көмеш телле гармун” ансамбле лаек булдылар. Төрле төбәкләрдән, шул исәптән Татарстан районнарыннан килгән көчле гармунчылар арасында, Ижау, Әгерҗе шәһәрләре гармунчыларының алдынгы урыннарга чыгуы зур мәртәбә!
Чара күңелгә үтеп керерлек итеп оештырылган иде. Ә мин инде: “Киләсе елларда фестивальгә катнашу өчен төбәкләр, районнар, һичшиксез, чират торачак”, — дип, Актаныш автовокзалына бару өчен телефоннан такси чакырып шалтыраттым, миңа саф татарча итеп: “Тугызынчы сан буш, хәзер килеп җитә”, — дип җавап бирделәр…

Рәфилә Рәсүлева