Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Аксион” гомерләрне саклап калыр
28.02.2018

“Аксион” гомерләрне саклап калыр

Күптән түгел «Аксион» яңа эшләнмәсен тәкъдим итте. Бу – автоматлаштырылган тышкы дефибриллятор. Предприятиенең җитәкчесе Геннадий Кудрявцев әйтүенчә, «Аксион» медтехникасы ике төп критериягә – сыйфатына һәм бәясенә тәңгәл килә. Удмуртиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Лашкарев, республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Титов һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен яңа аппарат һәм башка кулланыш өчен җитештерелә торган әйберләр белән таныштыру чарасында миңа да булырга туры килде.
Нинди могҗизалы аппарат соң бу? Аның хакында предприятиенең медицина техникасы төп конструкторы Татьяна Моисеева: «Күңелсез очраклардан беребез дә чикләнмәгән. Кешегә йөрәге белән начар булып, кайда да авырып китәргә мөмкин. Ашыгыч ярдәме килеп җиткәнче бик күп вакыт сарыф ителә. Шушыны исәпкә алып яңа прибор җитештерә башладык. Автоматлаштырылган тышкы дефибриллятор авыр хәлдәге кешенең күкрәк читлегенә якын китерү белән үзлегеннән аның йөрәк эшчәнлегенә бәя бирә һәм электр заряды кирәкме-юкмы икәнен билгели ала. Әгәр кирәксә, тиешле зарядны бирә һәм махсус медицина ярдәме булмаган очракта да реанимация хезмәтен үти. Моннан тыш прибор һәр башкарылган эшне һәм авыруның хәлен, приборны кулланганда ни эшләргә кирәклеген адымлап әйтеп тора. Бу медицина гыйлеме булмаган кешегә дә әлеге прибор белән кулланырга мөмкинлек бирә. Әгәр авыру реанимация ярдәменә мохтаж түгел икән, прибор электр заряды бирми”, — дип сөйләде.
Аралашу барышында предприятие җитәкчесе Геннадий Кудрявцев: “Әлегә приборны кулланылышка кертү турында закон юк. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куелырга тиешлеге турында закон булса, күпме кешеләрнең гомерен саклап калырга мөмкин булыр иде. Йөрәге туктап калган очракта, кешегә 3-5 минут эчендә генә медицина ярдәме күрсәтеп була. Аннары инде соңарырга мөмкинсең”, — ди.
Удмуртиянең Дәүләт Советы Россия Дәүләт думасына дефибрилляторлар куллануны кертү турында федераль закон проектын “Гражданнарның сәламәтлек саклау нигезләре турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән инде. Әлеге карар депутатлар тарафыннан 27 февральдә узган утырышта кабул ителгән.
Закон проектында автоматик тышкы дефибрилляторлар кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куелырга тиеш. Якынча 50-200ләп кеше була торган урында – бер прибор, 200-1000гә кадәр – ике яки аннан да күбрәк, меңнән артык кеше булса – өч һәм аннан да күбрәк прибор куелу зарур диелә. Билгеләп үтелгәнчә, бу портатив приборлар ярдәмендә һәркем беренче ярдәмне күрсәтә ала.
Әлеге закон проекты кешенең йөрәге кисәк туктап үлү очракларын киметү максатыннан булдырылган. Билгеле булганча, Россиядә әлеге сәбәптән 300 меңгә якын кеше якты дөнья белән хушлаша.
Төп дәгъва тудыручы сорау булып, әлеге законны гамәлгә ашыру бәясе торырга мөмкин. Исәпләүләр буенча, объектларны дефибрилляторлар белән җиһазлау якынча 3 млрд. сум тәшкил итәргә мөмкин.
Әлеге приборлар җитештерелү узган ел Ижау “Аксион-Холдинг” мотозаводында җайга салынган. Бүгенге көндә аларны махсус хезмәтләрнең медицина бүлекчәләренә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына куялар. 92 прибор кулланышка кертелгән инде. Бу приборлар шулай ук Россиядә җәй көне узачак футбол буенча Чемпионат матчлары стадионнарына урнаштырылачак.

Элмира Нигъмәтҗан.