Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Айрат Шәйдуллин: «Аллаһ тәүбәгә килгәнне ярата»
25.07.2019

Айрат Шәйдуллин: «Аллаһ тәүбәгә килгәнне ярата»

Айрат Шәйдуллин — Сарапул шәһәренең тау башындагы мәчетендә имам ярдәмчесе. Ул эчтәлекле вәгазьләр сөйли, бик белемле. Төрле сораулар белән килүчеләргә җаваплар бирә. Дингә кагылышлы сорауларны мин дә бирдем.

– Шөкер итеп яшәү мөселман кешесенә ни дәрәҗәдә мөһим?
– Аллаһыбыз тудырган табигать — үсемлекләр, кош-корт, хайваннар дөньясы — карагыз әле нинди камил! Без дә шулай яшәргә тиешбез. Без Аллаһка шулай якынаябыз. Хаклы булсаң да, кешеләр белән бәхәсләшмә. Чөнки бу кешене эчтән җимерә. Юләр – җиңдем, акыллы – юл куйдым, ди. Бөтен нәрсә өчен Аллаһыбызга рәхмәт әйтергә кирәк. Якыннарына, туганнарына, дусларына рәхмәт әйтә белмәгән кеше Аллаһка да рәхмәт әйтә белми. Ашлар үткәрергә кирәк: туганнарыңны сыйла – бу берләштерә. Туганнар белән дус, тату яшәү – гомерне озынайта. Тормышта кечкенә тоелган нәрсәләргә дә сөенә бел. Әйтик, бер танышың синең белән бик матур итеп исәнләште, ди. Яки сиңа кирәкле автобус шунда ук килеп туктады, ди. “Балаларым өйдә шау-гөр килеп уйный, тавышларыннан туйдым”, — дип әйтмәскә, ә “Ярый әле балаларым бар, күп кешенең анысы да юк”, — дип, шөкер итәргә кирәк. Таеп егылып, аягыңны авырттырсаң: “Әле ярый сынмады!” – дип сөен.
– “Татарстан — Яңа Гасыр” телеканалында “Җомга” дин тапшыруларын алып баручы Илдар Кыямов: “Юл һәлакәтенә очрап имгәнгәч, исән калу сөенеченнән намазга бастым, ураза тота башладым”, — ди. Аллаһыбыз тарафыннан җибәрелгән кисәтүләрне ничек тоемларга?
– Әйе, Аллаһ безгә алдан бер-ике җиңелчә генә кисәтү җибәрә. “Бәндәм, тукта, хата кыласың!” – дип. Без аны сизмибез. Аннан, зур сынавын юллый, монысына күпләр түзә алмый: сына-сыгыла, кайчак гомер белән түләргә туры килә. Космонавт Алексей Леонов космоста үлем белән күзгә-күз очраша, кайт­кач, дингә килә: “Ышанусыз ярамый”, — ди. Кайбер кешеләр: “Мин хәләл ризык ашыйм, хәләл эш башкарам. Миңа ник мәчеткә йөрергә?” – дип сорау бирәләр. Коръәндә һәр мөселман намаз укырга, ураза тотарга тиеш, дип языл­ган. Кыямәт көнендә җавап бирәсебез бар. Аллаһ тәүбәгә килгәнне ярата, кичерә. Кешене рәнҗеткәнсең икән, ул кеше сезне гафу иткән очракта гына, Аллаһ гафу кыла. Бер танышым түбәндәге хәлне сөйләде. Үзгәртеп кору елларында Комсомольск-на-Амуре шәһәрендәге су асты корабларына аккумулятор ясый торган заводны хосусыйлаштыру вакытында, 3 җитәкче бик күп акчалар урлап, кесәләренә салалар. Шаккатырсың: шулар яшьли берсе артыннан берсе бик тиз генә үлеп тә бетәләр. Мәчеткә йөргән кеше шәригатьтә нәрсә яраганын, нәрсә ярамаганын исенә төшереп тора.
– Сәдака бирүнең кайбер нечкәлекләрен сөйләп үтегез әле…
– Мәчеткә сәдака бирергә бер ханым килде. “Балаларым башка дингә күчеп беттеләр. Мин үлгәч, минем өчен сәдака бирергә дә кеше юк. Миңа нишләргә?” – ди. Мондый очракта сәдака-җария бирергә кирәк: мәчет, мәдрәсә төзелешенә, ремонтына, мөселманнар файдалана торган башка корылмаларга. Шулай ук мәчеттә кулланыла торган әйберләрне алып кую. Шуларның иң изгесе — Коръән китабын мәчеткә сәдака итеп тапшыру. Коръәнне алып ачкан саен, сиңа әҗер-савабы, хәере килеп торачак. Кое, чишмә казыту, аларны чистартып тору, мәчет салырга акчалата ярдәм итү дә шулар рәтеннән. Мәчеткә килеп, кеше үз асылына кайта. Күңеленә җыйналган пычрак уйлардан арынып, җиңел сулап куя. Дөньяның мәңгелек түгел икәнен исенә төшерә. Кылган изгелек җәһәннәм утыннан саклый. Күңел китек булса – сабырлык бирә. Бер ханым, әнисе вафатыннан соң, мәчеткә сәдака бирергә килде. Әнисен төшендә күргән, ул аңа: “Намазга бас”, — дигән. Әлеге ханым шулай намазга басты. Юлда яткан, башкаларга йөрергә комачаулаган ботакны алып кую да сәдака. Ир кеше хатынына бүләк алып кайт­кан икән, бу да сәдака. Чөнки мөнәсәбәтләр ныгый. Дин – ныклы гаиләне хуплый.
–Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт!

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.