Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Айрат хәзрәт Шәйдуллин: «Хаҗ төшләргә керә»
15.11.2019

Айрат хәзрәт Шәйдуллин: «Хаҗ төшләргә керә»

Әгәр Аллаһы Тәгаләгә каршы бер адым ясасаң, ул сиңа таба мең адым ясый, диләр. Сарапул шәһәренең төп мәчетендә Габделкәрим хәзрәт Рәҗәповның ярдәмчесе Айрат хәзрәт Шәйдуллин да моны раслый. Чөнки гомеренең һәр мизгелен Аллаһы ризалыгы өчен яшәргә омтылганга тормышында соңгы вакытта ике мөһим вакыйга булган. Беренчесе – хаҗ кыл­ган, икенчесе – Уфа Ислам университетына укырга кергән.

Айрат хәзрәтне үзенең ихласлылыгы, үтемле вәгазьләре, мәкамле тавышы өчен халык күптән яратып өлгерде инде. Аннан хаҗ сәфәре турында сораштырдым. “Хаҗ – төшләремә керә. Күңелем белән әле дә шунда, кайтмаган да кебек. Миңа барысы да бик ошады. Кунакханәдә көненә 2 тапкыр ашаттылар, уңайлы шартлар тудырылган иде. Урамда урнашкан кибетләрдәге сатучылар татар телен аңлыйлар. Безгә, хаҗ кылучыларга, гаять зур ихтирам күрсәттеләр. Кеше бик күп булса да, барысы да уйланган, оештырылган. Юлдашларым – Удмуртия мөселманнары белән дә дустанә, туганнарча мөнәсәбәт урнашты, шөкер, әле дә сөенеп туя алмыйм. Ижаудан барыбыз бергә Мәскәүгә поезд белән барып, Шарҗа шәһәренә, аннан соң Джуда каласына очтык. Аннан автобуска утырып Мәккә шәһәренә килдек. Мөхәммәт пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең йортын – хәзер ул мәчет, каберен күрдек”, — дип сөйләде Айрат хәзрәт.
Аның хаҗга барырга теләвен мин алдан белә идем инде, шуңа күрә Гарәфә тавында гаиләмә уңышлар сорап дога кылуын үтендем. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас. Шаккатарсың, әле ул үзе ерак сәфәрдән кайтып та җитмәде, ә теләгем кабул булды! Искитәрлек, шатлык­лы үзгәрешләр килде гаиләмә. Хаҗ догасы менә нинди көчкә ия икән! Анда күргәннәрен Айрат хәзрәт бик озак сөйләде. “Мина даласында Кәгъбәтулла әйләнеп, хушлашу тәвафе кылганда, миңа шулкадәр ямансу булды, башыма: “Бу изге җирләрне тагын кабат күреп булырмы икән?” – дигән уйлар килде. Моннан үзгәреп кайтасың. Бу дөньяда без күнеккән бөтен әйберләр дә Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән бирелә. Әгәр ул рөхсәт итмәсә, без хәтта сулыш та ала алмыйбыз. Хәзер менә салкын көннәр башланды, әймма өйләребез җылы. Аллаһы Тәгалә догада булу, намазлар уку өчен уңайлы шартлар тудыра. Төрле саваплар эшләр өчен машина сатып алу мөмкинлеген бирә. Мәсәлән, берәр кеше үз машинасына утыртып, мәчеткә йөрүче берәр картны өенә алып кайтып куя, ди. Раббыбыз безне байлык биреп тә сыйлый. Акчабыз бар, ә менә сәдака, зәкят бирәбезме? Күпләр көн саен үз гаиләсен генә кайгырта. Әлбәттә, бу динебездә саваплы эш. Ләкин күпләр: “Ә мәчет ничек яши?” – дип уйлап карыймы? Күпләр бары тик вафат булган туганына сәдака бирергә дип киләләр, яки авырлыклар килсә генә, мәчетне искә төшерәләр. Ә бит мәчетне тоту өчен — газга, утка, суга түләргә, ремонт ясарга, көн саен җыештырырга күпме акча кирәк? Мәчетләрдә имамнар кирәкле гыйлем бирәләр, эчкечелек, наркомания кебек афәтләргә каршы профилактика уздыралар. Хәрәм эчмәгез, гаиләгезне рәнҗетмәгез, күршеләрегез белән дус яшәгез, дип, һәрдаим сөйлиләр”, — диде Айрат хәзрәт.
Бүгенге катлаулы, мәшәкатьле, стресслар белән тулган заманда җаныбызны, рухыбызны бары тик иманыбыз, динебез генә чистарта ала, шуны истән чыгармасак иде.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.