Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Айрат Газимҗанов: “Яшьләр милли тормышка ныграк тартылсыннар иде”
24.02.2021

Айрат Газимҗанов: “Яшьләр милли тормышка ныграк тартылсыннар иде”

Удмуртия сәләтле татар яшьләренә бай. Алар турында язарга, сөйләргә бик яратам. Воткинск шәһәрендә яшәүче, милли һәм дини тормышта актив катнашучы Айрат Газимҗанов белән мин күптәннән таныш. Газетабызда аның эшләре турында күп язылды. Тик менә үзе турында бер дә язганыбыз булмаган икән. Аның кайда белем алуы, милли тормышка ничек тартылуы, киләчәккә куелган максатлары турында бик матур әңгәмә кордык.

— Айрат, үзең белән таныштырып кит әле.

— Мин Воткинск шәһәрендә туып-үстем. 1нче мәктәптә белем алдым. Шул ук вакытта музыка мәктәбендә, фортепиано классында укыдым. 11нче сыйныфны тәмамлагач, ИжДТУның Воткинск филиалында инженер-технолог һөнәрен үзләштердем. Икенче югары белемемне Әлмәт шәһәрендә алдым.Озак еллар Воткинск заводында эшләдем. Узган елда тимер кою заводы директоры булып билгеләндем. Эшемне дә, шәһәремне дә бик яратам.

— Татар мәдәниятенә, теленә мәхәббәтне синдә кем тәрбияләде?

— Воткинскида милли тормышта актив катнашкан, Татар иҗтимагый үзәген һәм “Дуслык” ансамблен җитәкләгән Мәгъсум Газимҗановны күпләр беләдер. Ул бабай ягыннан миңа туган иде. 9 нчы сыйныфка күчкәч, мине төрле чараларда катнашырга тарта башлады. Яшүсмер чорым әнә шулай гел сәхнәдә үтте. Сыйныф җитәкчесе Земфира Селезнева иде. Ул да миндә татар теленә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләде.

— Син Воткинскида “Иман” татар яшьләре берлеген дә җитәкләдең бит әле…

— Әйе, аны татар иҗтимагый үзәге ярдәме белән оештырдылар һәм миңа аны җитәкләргә тәкъдим иттеләр. 8 ел дәвамында яшьләр берлегенең рәисе булдым. Төрле милли чаралар оештырдык, соңрак дини тормышта да катнаштык. Бик зур эшләр башкардык, республика күләмендә дә чаралар уздыра идек. Бу иң матур еллар иде. Гомумән, мин иҗтимагый тормышта катнашырга яратам. Мәктәптә укыганда, сыйныф старостасы идем. Университетта – студентлар отряды командиры булып сайландым. Воткинскида яшьләр парламенты рәисе вазифасын башкардым. Хәзерге вакытта да иҗтимагый палата вәкиле булып торам.

— Спорт белән кайчан шөгыльләнә башладың?

— Кечкенәдән төрле ярышларда катнашырга яраттым. Спорт бөтен борчуларны бетерә дип саныйм. Элек чаңгы белән ныклап шөгыльләнсәм, хәзер йөгерү буенча төрле марафоннарда катнашам. Мондый чараларда яшьләрнең күп булуы, аларның спортка тартылулары сөендерә, әлбәттә.

— Үзең бик актив, ә менә Удмуртиянең татар яшьләре турында ни уйлыйсың?

— Безнең яшьләр акыллы, белемле, тәрбияле. Замана белән бергә атлыйлар. Республикакүләм проектлар язып, грант отучылар арасында да татар яшьләре шактый. Әлбәттә, мондый уңышлар сөендерә. Тик менә милли тормыш бераз сүлпәнләнде дисәм, мине ачуланмаслардыр дип уйлыйм. Воткинскида ике ай саен “Иман” яшьләре берлеге рәисен алыштырабыз. Милли тормышта актив булган яшьләр юк диярлек. Һәм бу безнең шәһәргә генә кагылмый. Ижауга Мәскәүдән татарлар штабы лидеры килгәч, очрашуда катнашкан яшьләрнең аз булуын күреп, таң калдым. Яшьләр милли тормышка ныграк тартылсыннар иде.

— Киләчәккә нинди максатлар куясың?

— Күпләр белгәнчә, мин “Воткинск мәчете. Үткәне һәм киләчәге” дип исемләнгән китап яздым. Шәһәрнең иске мәчетендә документлар табылгач, миңа бу китапны язарга Удмуртиянең Төньяк районнары имам мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов тәкъдим иткән иде. Башта куркып та калдым, чөнки китап язу – зур җаваплылык. Тик бу куркуны җиңәргә минем кечкенәдән тарих белән кызыксынуым ярдәм итте. Әбиемдә сакланган иске әйберләрне күрсәм, аларны өйрәнә идем. Мәктәптә укыганда, журналистика белән кызыксына идем. Әнә шулай китап өстендә эш башланды. Хәзер Воткинск татарлары турында икенче китабымны язам. Ул бик бай эчтәлекле. Воткинскига татарларның каян килүе тарихын, аларның яшәешен өйрәнү миңа бик кызыклы. Аллаһ теләсә, быел бу китап дөнья күрәчәк. Бу – минем төп максатым. Тагын бер теләгем: дини эшләрдә күбрәк катнашу һәм иске мөселман зираты коймасын алыштыру өстендә эшне дәвам итү.

— Кызыклы әңгәмә өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина.