Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Айдар Галимов: “Ир-атның читкә йөрү-йөрмәве хатын — кыздан тора”
7.02.2018

Айдар Галимов: “Ир-атның читкә йөрү-йөрмәве хатын — кыздан тора”

Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов… Өчесе дә Башкортстан җирендә канат ныгыткан, татар эстрада тарихында үз эзләрен калдыручы җырчылар. Шулай да бүгенге шоу-бизнеста конкуренция шулкадәр зур, анда үз урыныңны табу, тапкан урыныныңны саклау үтә дә авыр, үтә дә катлаулы. Ул туктаусыз эшләүне, эзләнүне, иҗат итүне таләп итә. Бер урында аз гына таптана, үз-үзеңне кабатлый башладыңмы, көт тә тор, артыңнан үкчәңә басып килгән яшьләр узачаклар да китәчәкләр. 2 февральдә “Аксион” мәдәният йортында Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты Айдар Галимов “Хыял” исемле концерт программасын тәкъдим итте. Айдар һәрвакыт концерт программаларын җентекләп әзерли, аларның һәрберсен музыкаль спектакльгә әйләндерә. Башкалар тамашачыны кәмит уйнап, тозсыз юмор белән алдарга тырышканда, аның концертларында сәхнә һәм музыка бизәлеше дә, сәхнәдән яңгыраган шигырьләре дә, сүзләре дә, хәтта биюләре дә җыр шикелле кабул ителә…

— Сезнең концертлар һәрвакыт эчтәлекле, үзенчәлекле, башкалардан аерылып тора.

— Минемчә концерт — гади чыгыш ясау­дан, җырлаудан гына торырга тиеш түгел. Аның ниндидер темасы булырга һәм ул тамашачының да күңелендә нидер уятырга тиеш. Безнең халык бик театраль бит ул. Җиде программабызны режиссер Рифкать Исрафилов белән эшләдек. Ул мине драматург Флорид Бүләков белән таныштырды. Гомумән, режиссерны, бию куючыны, сценарийлар язучыны, киемнәр, декорация рәссамнарын — барысын читтән чакырып эшләтәбез. Элекке җырларны да заманча башкару кирәк. Илаһи моң иясе Фәридә апа Кудашеваның әйткән сүзләре истә. “Фәридә апа, без йөгерәбез дә йөгерәбез, элек тә шулай идеме соң?” — дип сораган идем. “Без авылдан авылга ат белән йөрдек, сез концерт куяр өчен самолетларда очасыз, аерма менә шунда гына”, — диде. Шуңа элеккечә сузып-сузып, акрын гына җырласак, халык бик үк кабул итеп бетерә алмас кебек.

— Айдар абый, ни өчен “Хыял?”

— Салават, Хәния белән бергә атласам да, үз урынымны белеп, гел аларны үрнәк итеп, хөрмәт итеп яшәдем һәм яшим. Мин һәрвакыт әле барысы да алда, барысы да башлана гына дип уйлый идем. Һаман нәрсәгәдер омтылырга кирәк, ә мин башламадым да кебек. Һаман әле күп нәрсәгә өйрәнәсе бар кебек. Күп нәрсәгә әле тотынмаганмын да нәрсә эшләп йөргәнмендер? Бүген мин үземне тулысынча камилләшкән, үзенең югарылыгына менеп җиткән җырчы дип санамыйм. Мин әле дә дәресләр алам, өйрәнәм. Быелгысын «Хыял» дип атадым. Уйлап карасаң, ул үз эченә күп нәрсәне сыйдыра. Аны, бәлки бер җыр белән, бер концерт тамашада чагылдырып та бетереп булмыйдыр. Хыял бит күңелләргә кечкенәдән салына. Без — хыялланып үскән, хыялларга омтылган буын. Максатлар куюыбыз, үрләргә омтылуыбыз шуннан киләдер. Концертыма килгән тамашачыны хыял иленә чакырам. Залда утырган халык аны үзенчә кабул итә, үз хыялларын да кушып җибәрә. Кеше хыяллана белә икән, димәк, ул яши, тормыш дәвам итә.

Сез җиңел сөякле, җитез. Елларга бирешергә исәбегез юк. Илле яшьтән соң ирләр нинди генә хәл-формага керми хәзер…

— Һәрвакыт формада калырга спорт ярдәм итә дип уйлыйм. Балачактан ук спортны яратам. “Советский спорт” газетасын көтеп ала идем. Бүгенге көндә футбол уйныйм, тау чаңгысы белән мавыгам. Десантчы да бит әле мин, парашюттан һаман да сикерәм.

Соңгы еллар бик зур югалтулары белән тарихка кереп калды. Вәсилә Фәттахова, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи…

— Вәсиләнең кайчандыр безгә килеп керүе очраклы булмагандыр. Аның образы, тавышы, язмышы әле дә булса күпләрне уйландыра. Студиядән китәм дигәч, утырып сөйләштек. “Сәхнәгә-җырга бар гомерен багышлаган хатын-кызның бәхетле булганын күргәнең бармы, Айдар абый?” — диде. Әмма соңыннан барыбер сәхнәгә күтәрелде, моңы белән бөтен халыкның йөрәген яулады. Аңа күпне күрергә, кичерергә туры килде. Сынмады, сыгылмады. Вәсилә безне уйландырды, бергә туплады, артист тормышына игътибарны арттыру кирәклеге турында кисәтте. Аны югалтуны да бик авыр кичердем. Вәсиләнең җырларын радиодан бирә башласалар, тыңлый алмыйм… Хәниянең тавышын еш кына ишетәм, төшләремә керә. Аның юклыгын күңелем кабул итми, әлегә аңлыйсым килми. Замандашым, бер юлдан атлаган, бергә шатланган, кайгырган, эчкерсез дус булган кешеләремнең берсе иде ул.

— Сез Башкортстанның Дәүләт Җыелышы депутаты, депутатлыкка кереп китү нәрсә белән бәйле булды?

— Сәхнә — үзе бер трибуна бит инде ул. Җырчы кеше, микрофон тотып, сәхнәдән ниндидер фикер әйтә ала икән, димәк, инде ул сәясәтче. Депутатлыкка барырга дип тәкъдим булгач, озак кына уйладым. Элек җырчы эше — бер юл, депутатлык — икенче юл дип уйлый идем. Уйлап карасаң, болар дөрестән дә бер-берсен тулыландыра торган бер үк миссия.

— Сез — хатын-кыз игътибары уртасында булган популяр артист. Гомумән, нәрсә ул мәхәббәт һәм аны ничек сакларга кирәк?

— Мәхәббәт ул — җан белән җан арасындагы аңлатып булмый торган тойгы, аңа дөрес аңлатманы тик Ходай Тәгалә үзе генә бирә аладыр. Мин Зиләгә көннән-көн гашыйк була барам. Ул җыр-моңга сәләтле, кешелекле, мәдәниятле, укымышлы, тарихны яхшы белә. Әнә шул сыйфатлар да бик күп йогынты ясый. Иҗат кешесенә гаиләне булдыру һәм саклап калу җиңел түгел. Бигрәк тә иҗат кешесенең — безнең кебек өйгә кайтып кермәгән ир-атның гаиләсендә. Беркөнне Фидан абый Гаффаров турында тапшыру карадым. Фидан абый янында хатыны Фәридә апаның барлыгын ишетеп белә идем, күргәнем юк иде. Аның нинди акыллы, зирәк хатын икәнен аңлау өчен бер җөмләсе җитте. «Фидан бит ул халыкныкы. Ул — зур кеше, талант­лы шәхес. Талантлы кеше, иҗат кешесе исә азат булырга тиеш», — диде. Зиләдәге сабырлыкка, ихтыяр көченә сокланам. Балаларны ул үстерде. Иң мөһиме, ул әти авторитетын читкә куймады. Балалар да мәхәббәт өсти. Гаиләдә күп нәрсә ир-аттан тора. Ләкин балалар тәрбияләүдә төп рольне хатын-кыз уйный. Гастрольләрдә йөреп, балалар үскәнен күрми дә калдым. Кызларымның, бигрәк тә олы кызымның үскәнен бөтенләй күрмәдем. Хәзер улым янында күбрәк булырга тырышам. Оныгыбыз Сафия тугач, кабат яшьлеккә кайткан кебек булдык. Баланың баласы балдан татлы, дип әйтәләр бит. Хәзер нигә шулай әйткәннәренә төшендем инде.

— “Гастрольләр вакытында кунакханәдә Айдарны кайда яшерергә белмибез, хатын-кыз аның янына тәрәзәдән дә керергә әзер”, — дигән сүзләр ишеткән бар.

— Артистмы ул, шофермы — ир-атның читкә йөрү-йөрмәве күбрәк хатын-кыздан тора. Иреңнең читкә йөрмәвенә бары тик үзеңнең яхшылыгың, назың, сафлыгың, кешелеклегең, сексуальлегең белән генә ирешеп була. Соңгысы хәтта гаилә тормышында төп рольне уйный дип әйтсәк тә була. Әйе, төрле маҗаралар аша үтә-үтә, ярыйсы ук тәҗрибә тупладык, хәзер күп вакыт тамашачы безнең кайда тукталганны белми.

 

Редакциядән: Әлеге концертны газета таратучыларыбызга бушлай тамаша кылырга ярдәм иткән Резидә Миркасыймовага, Айдар Галимовка Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.

Рәфилә Рәсүлева.