Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Айгөл Шәйхелисламова: “Милли тормыш бик ошый”
10.01.2019

Айгөл Шәйхелисламова: “Милли тормыш бик ошый”

Республикабыздагы “Иман” татар яшьләренең эшчәнлеге белән һәркем яхшы таныш. Алар төпле, максатчан, милләтебез сагында торучылар.
Актив яшьләребезнең берсе – Сарапул кызы Айгөл Шәйхелисламова. Ул туган ягын бик нык ярата, рәхәт тормыш эзләп читкә китми. 25 яшьлек кыз шәһәребезнең Электр генераторлар заводында эшли. Бабасы да, әтисе дә төзүчеләр булгач, ул да ИжДТУның төзүче-инженер бүлеген тәмамлый. Кешеләрдә гел күркәм сыйфатларны гына күрә белә, аның янында кәеф күтәрелеп киткәнен сизми дә каласың. “Айгөл яхшы тәрбия алып үскән. Җәмәгать эшләрендә катнашырга озаклап күндереп утырасы юк, бер шалтырату җитә, шунда ук риза була. Шәфкатьле кыз. Узган ел Уральский поселогындагы картлар йортына ярдәм йөзеннән кием-салым, азык-төлек, көнкүреш кирәк-яракларын илтергә нәкъ менә Айгөл тәкъдиме белән бардык”, — дип сөйләде аның турында Сарапул “Иман” татар яшьләре оешмасы рәисе Рөстәм Сөйләманов.
Айгөл – шәһәребезнең эшче яшьләр советы әгъзасы. Бу оешмада барлыгы 30дан артык яшь егетләр, кызлар тора. Алар бергә киңәшләшеп спорт буенча ярышлар, өмәләр, фестивальләр уздыралар. “Заводта яшьләр күп эшли, кызыклы, мавыктыргыч, тынгысыз тормыш кайный анда”, — ди Айгөл, эше, тормышы белән таныштырып. Айгөл үзе узган ел “Дуслык күпере” фестивалендә катнашкан, сабантуйда волонтер булган. Узган елның 23 сентябрендә узган этно велосипед ярышларын “Иман” татар яшләре, татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән берлектә каршы алуда да катнашкан ул. Интернет челтәрендә Сарапул шәһәренең “Иман” татар яшьләре берлегенең эшчәнлеген яктырткан төркемне дә алып барырга вакыт таба.
Айгөлнең “Иман” берлегенә ничек килүе белән кызыксындым. “3 ел элек җирле газетада игълан күреп, әнием тәкъдим иткән иде. Актив милли тормыш бик ошый миңа. Узган ел Ижауда Халыклар дуслыгы йортында узган милләтләр арасында төбакара укуда катнаштым. Фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясарга яратам”, — ди Айгөл. Көз көне дус­лары белән Казанның истәлекле урыннары буенча сәяхәткә барып кайтканнар. “Күп чараларда катнашып, төрле шәһәрләргә сәяхәт итеп йөрсәм дә, тормышта мин тыйнак булуны яратам”, — ди ул.
Чыннан да, Айгөл татар кызларына гына хас сыйфатларга ия: инсафлы, тәүфыйклы. “Көндәлек тормышта кию өчен татар халык бизәкләре төшерелгән күлмәк тектерәсем һәм милли чараларда калфак киеп йөрисем килә”, — дип, үз теләкләре белән уртаклашты ул. Аңа бары тик уңышлар гына теләп калам. Мондый актив татар яшьләре булганга сөенәм, горурланам.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.