Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Азык-төлеккә бәяләр артмаска тиеш
17.12.2020

Азык-төлеккә бәяләр артмаска тиеш

Удмуртия Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов республикада кулланучылар базарында бәяләрне контрольдә тоту буенча киңәшмә үткәрде.
«Удмуртия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларының аерым төрләренең бәяләрен атна саен 30 муниципаль берәмлектәге 500 сәүдә объектында 67 позиция буенча тикшерү үткәрә. Нәтиҗәләр Удмуртия Прокуратурасына җибәрелә. Бәя арту 30 көн эчендә 30%тан да артыграк булган очракта, РФнең Монополиягә каршы хезмәтенең Удмуртия буенча идарәсенә хәбәр ителә. 2020 елның мартыннан бүгенге көнгә кадәр азык-төлек товарларының төп төркемнәренә бәяләр 30%тан артмаган», — диде УР сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Лашкарев.
Сергей Смирнов бәяләр артуны контрольдә тотуда иҗтимагый контрольнең дә мөһимлеген ассызыклады. “Бердәм Россия” партиясенең Халык фронты көн саен сәүдә нокталарына чыгып, товарларның бәяләрен тикшерүче төркем оештырып, тикшерү нәтиҗәләрен тиешле органнарга оператив рәвештә хәбәр итәргә тиеш», — дип билгеләп үтте ул. Ижау шәһәр думасындагы фракция җитәкчесе Олег Гарин: “Мондый тикшерүләр 16 декабрьдән башланачак. Иң беренче чиратта халык күбрәк зарланган сату нокталарын тикшерәчәкбез. Шулай ук 16 декабрьдән республика халкының мөрәҗәгатьләрен, зарларын кабул итү өчен кайнар линия эшли башлаячак», — диде.
Бүгенге көндә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан үсемлек мае һәм шикәр комына бәяләрнең артуына каршы чаралар кабул итү турында Килешү проекты эшләнде. Документ нигезендә 2021 елның 1 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр сату бәяләре шикәр комына 46 сумнан һәм көнбагыш маена 110 сумнан артмаска тиеш. X5 Retail Group һәм «Магнит» челтәрләре хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын хәбәр иттеләр.

Удмуртиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында азык-төлек продуктларына бәяләр буенча кайнар линия оештырылды. 8 (3412) 222-694 (өстәмә — 1) телефонына эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратып, кайсы сәүдә үзәкләрендә бәяләрнең кискен артуы турында хәбәр итәргә була.