Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - “Аек авыл — 2016”
3.02.2016

“Аек авыл — 2016”

УР Хөкүмәте Рәисе Виктор Савельев агымдагы елда Удмуртия муниципаль районнары авыллары арасында “Аек авыл — 2016” дип исемләнгән республика конкурсын уздыру турындагы карарны имзалады.
УР Авыл хуҗалыгы министры Александр Прохоров сүзләренә караганда, әлеге тәкъдим белән “УР хатын-кызлары берлеге” иҗтимагый оешмасы чыккан. Бу конкурсның максаты — Удмуртия авылларында аек акыл белән дөрес яшәү рәвешен алга сөрү. “Әлеге конкурсны уздырырга тормыш үзе мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә, без авыл хезмәтчәннәренең аек, тырыш хезмәтенә ирешәчәкбез”, — дип аңлатма бирде Александр Прохоров. “Бу өлкәдә без өченче ел эшлибез инде. Башкортстан тәҗрибәсен өйрәндек. Селты, Грахово, Вавож, Алнаш, Якшур-Бодья районнары белән эшли башладык. 2013-2014нче елларда җәмәгатьчелек белән очраштык, хуплау таптык. Иң мөһиме — кешеләрнең аң һәм фикер сөреше үзгәрде, авылларда күп бәйрәмнәр спиртлы эчемлекләрдән башка гына уза. Авылларда тормыш яхшы якка таба үзгәрә һәм халыкның күпчелеге балаларының киләчәге өчен җаваплы булуларын аңлый. Аек акыл тормыш рәвеше булырга тиеш”, — дип сөйләде Удмуртия хатын-кызлары берлеге рәисе Зоя Степнова. “Бу хакта без ярты ел элек фикер алыша башлаган идек. Районнарда эшләү тәртибе дә билгеләнгән. Кызыксыну бар”, — диде УР Хөкүмәте рәисе.