Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Агыла да болыт агыла…
9.11.2017

Агыла да болыт агыла…

Редакциягә Казан шәһәрендә яшәүче Фирдания ханым Макарова — композитор, баянчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе Марс Макаровның хәләл җефете, Татарстанның халык артисты, танылган композитор Зөфәр Хәйретдиновның апасы шалтыратып, Ижау шәһәрендә яшәүче татарлар белән Марс Макаров истәлегенә кичә оештыруны сорады. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова әлеге тәкъдимне кабул итеп, оештыру эшләрен башлап та җибәрде. Фирдания ханым белән аралашканда минем исемә кечкенә чакта радио аша дикторның: “Агыла да болыт агыла”, Хәсән Туфан сүзләре, Марс Макаров көе”, — дип игълан итүе исемә төште. Ул гына да түгел радио аша ул елларда Марс Макаровның күп кенә әсәрләрен яңгыраталар иде. Әлеге шәхес белән якыннанрак танышу өчен, аның турында фильм карадым. Нинди генә талантлы уллары юк милләтебезнең …
Марс Андрей улы Макаров 1939 елның 28 октябрендә Норлат районының Чурабатыр авылында туа. Ике яшьтә әтисез кала. Әнисе, берсеннән-берсе кеч­кенә өч баласын ияртеп, Казан шә­һәренә юл тота. Ачлык, ялангачлык, кеше өстендә яшәүләр — бу михнәтләрнең барысын да кичерә әлеге гаилә. Иҗатының чишмә башын ул ана карынында салынган, дип саный. Әтисе бик оста гармунчы, әнисе җырчы була. Гомумән, сәхнә өчен туган гаилә була алар. Дүрт яшендә кечкенә Марс гармун шыгырдата башлый. Биш яшьтә аны инде чанага утыртып: “Прәннек-кәнфит бирәбез”, — дип, туйларга, солдат озатуларга йөртә башлыйлар. Уйнаган җиреннән арып йокыга да китә сабый. Үсеп-буйга җитеп, 1962 елда Казан музыка училищесын тәмамлый һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башлый. 1968 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1977 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә, 1978 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында концертмейстер булып эшли. 1982 елдан Казан шәһәренең 18нче санлы сәнгать мәктәбендә укыта.
Аның иҗади байлыгы күп кырлы: баян өчен эшкәртмәләр җыентыгы, инструменталь әсәрләр, хор өчен язылган әсәрләр, баян өчен аранжировкалар, җырлар. Иң танылган җырлары: Хәсән Туфан сүзләренә «Агыла да болыт агыла…», «Киек казлар», «Юксындырсаң, нишләрмен?», Клара Булатова сүзләренә «Кың­гырау чәчәкләре», Зиннур Насыйбуллин сүзләренә «Кара шәле ки­лә сөйрәлеп», Гамил Афзал сүзләренә «Татарстан таңнары», Гөлшат Зәйнашева сүзләренә «Минем иркәм биюче», Раил Гатауллин сүзләренә «Язгы ташу», Илдар Юзеев сүзләренә «Төнбоеклар», Альберт Абдуллин сүзләренә «Мәк чәчәге», Фәнис Яруллин сүзләренә «Тормыштан суынма син» һәм башкалар.
Шигъриятне нечкә тоемлаучы Хәсән ага Туфан “Агыла да болыт” шигыренә көй иҗат иткәч, Марс Макаровны үзе эзләп килә. Китабын бүләк итә, андагы берничә шигырьгә игътибар итәргә куша. Композитор аның тагы берничә шигыренә көйләр иҗат итә. Марс Макаров “Сәнгатебез йолдызлары” исемле китап та нәшер итә. Анда сәнгать өлкәсендәге билгеле шәхесләрнең тормыш юлы тас­вирланган. Соңгы елларда “Мирас” журналы белән берлектә онытылып бара торган шәхесләрне барлый башлый ул.
Тормыш иптәше Фирдания ханым белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Иделия “Татарстан — Яңа Гасыр” каналында “Яшьләр тукталышы” тапшыруын алып баручы буларак таныш безгә. Ул җырчы, бүгенге көндә Америкада яши.
“Яшисем килә, өч кенә ел булса да яшәргә иде әле, операциягә шуңа керәм”, — дигән ул. Ләкин менә үлем миһербансыз шул… Фирдания ханым аны бик сагынып яши. Шуңа күрә аның иҗатын халкыбыз онытмасын өчен төрле җирләрдә аның истәлегенә кичәләр оештыра. Мәкаләдә генә әлеге шәхеснең тормышын, моңын тасвирлап биреп булмый, шуңа күрә җыр-моң, шигырь сөюче тамашачыларыбызны 23 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында 14.00 сәгатьтә кичәгә көтеп калабыз!

Рәфилә Рәсүлева.