Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Авыл хуҗалыгында эшнең кызган чоры
26.04.2017

Авыл хуҗалыгында эшнең кызган чоры

25 апрельдә Авыл хуҗалыгы министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Прохоров журналистлар белән очрашты.
Сөт җитештерү арта

Александр Прохоров сүз­ләреннән күренгәнчә, Уд­муртиядә ел башыннан гомуми сөт савымы 171 166 мең тонна тәшкил иткән. “Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 10 мең тоннадан артыграк. Вавож районы сөт җитештерү буенча безнең даими лидер. Сөт җитештерү буенча Вавож (15328 т), Можга (12749 т), Шаркан (12159 т), Балезино (11734 т) районнары алда бара. Вавож районында бер сыердан тәүлеклек савым 21,6 кг туры килә. Узган ел якынча 14 мең терлек өчен яңа урыннар барлыкка килде. Бу — 70 яңа объект, шуларның 24е тулысынча модернизацияләнде. Алга таба да эшне бу юнәлештә дәвам итәчәкбез. 2017 елда 106 объектны сафка бастыру күздә тотыла», — диде Александр Прохоров. 2017 елның беренче кварталында сыерларның баш саны 2679га арткан.

Республика кыр эшләренә әзер

Авыл хезмәтчәннәре өчен иң дулкынландыргыч һәм җа­ваплы чор — язгы кыр эшләре якынлаша. Авыл хуҗалыкларында эш бер көнгә дә тукталып тормый. Удмуртия язгы кыр эшләренә әзер. Орлыклар һәм ягулык белән тәэмин ителгән. Барлык чәчкечләрнең, диск­лы тырмаларның һәм куль­тиваторларның 90 проценттан артыгы ремонтланган. Ашламалар сатып алу әле дәвам итә. Бүгенге көндә 1 гектарга 14,8 кг ашлама туры килә. Узган ел бу сан 10,9 кг гына булган.

Удмуртиядә тракторлар җитештереләчәк

“Быел июнь аенда узачак Кыр көнендә үзебездә җитештерелгән 1-2 тракторны күрсәтәчәкбез. Иң элек беренче тракторны җыеп, техник яктан сынап карарга кирәк, аннан соң гына күпләп җитештерергә була. Бурычыбыз — елына 40-45 мең күләмендә заманча куәтле трактор җитештерү. Бу бик күп. Быел күпләп җитештерү эше башланмый. Авыл хуҗалыгына 3нче класс­лы тракторлар таләп ителә (Удмуртиягә — 3,5 мең трактор)”, — диде Александр Прохоров.

Авыллар төзекләндерелә

Александр Прохоров сүз­лә­реннән күренгәнчә, быел авылларда эшләүче яшь белгечләр өчен 14 мең кв.м. торак төзеләчәк. 47 чак­рым авыл юллары тө­зек­ләндереләчәк, 9 чакрым су торбалары, 25 чакрым газ торбалары сузылачак.