Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме булырмы?
5.09.2019

Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме булырмы?

Быелгы җәйдә халыкның теленнән төшмәгән тема, мөгаен, һава торышы турында булгандыр. Кайда гына барма, исәнләшеп хәл-әхвәл белешү белән сүз озакка сузыл­ган яңгырларга зарлануга күчә. Гаҗәпләнерлек тә түгел, һәркемнең ел буена көтеп алган җәйнең рәхәтен татып каласы, бакчасындагы яшелчәләрдән мул уңыш җыеп аласы килә. Таякның иң авыр башы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә төшә. Быелгы җәйнең яңгырлы булуыннан алар зур зыян күргәнме? Уңыш җыеп алу ничек бара? Әлеге мәсьәләләр турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ольга Абрамова җыелыш уздырды. Ул Федераль авыл хуҗалыгы министрлыгында узган эшлекле очрашу турында сөйләп үтте. Удмуртия Мәскәүгә гадәттән тыш хәлләр аркасында килгән зыянның күләмен дәлилләүче документларны тапшырган. “Һава шартлары начар булып, уңышларга зыян килү сәбәпле, республикага федерациянең ярдәме булырмы? Удмуртия нинди компенсациягә исәп тота ала?” Журналистларны кызыксындырган беренче сораулар шушы булды.

«Безнең документларны кабул иттеләр, якындагы ике атна эчендә алар каралачак. Без федераль ярдәм алуга, әлбәттә, өметләнәбез. Әмма иң зур проблема шунда ки, бездә чәчүлекләр иминиятләнми. Ә бүген иминият гадәттән тыш хәл очрагында акча алу өчен иң беренче шарт булып тора. Шуңа күрә безгә хәзер бу ярдәм кирәклеген исбатлау кыенрак булачак. Әмма ни генә булмасын, хуҗалыклар бу кыен хәлдә япа-ялгызы гына калмаячак».
Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы нинди позицияне яклаячак? Бу турыда да сөйләп үтте министр. «Безнең чәчүлекләрне иминиятләштерергә мөмкинлекләребез дә җитми, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм иминият компанияләре арасында ышаныч та юк. Бу хәлне һичшиксез төзәтергә кирәк, әлбәттә. Моның өчен Удмуртиягә быел ике тапкыр Россия агроиминиятчеләр милли берлеге вәкилләре дә килде инде. Бүгенге көндә без алар белән үзара хезмәттәшлекне җайлау өстендә эшлибез.
2010 елдагы корылык вакытында да шушы хәл булган иде. Ул чакта хәтта расланган фактлар булса да, хуҗалыклар иминият премияләрен ала алмады. Быелгы документларны тикшергәндә, нәкъ менә шушы статистика, барлык суд утырышлары нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Әлегә ни буласын әйтү кыен… Урып-җыю эшләренең тәмамлануын көтәргә кирәк. Ул якынча 10-15 сентябрьләрдә булыр, дип ышанабыз. Яңгырлар китергән бәла-казаның масштабын аңлау белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында янә сөйләшүләр булачак», — дип нәтиҗә ясады министр.
Зыян күргән хуҗалыкларга рес­публика дәрәҗәсендә дә ярдәм күрсәтеләчәк. Дәүләт Советының якындагы сессиясенә үк Авыл хуҗалыгы министрлыгы субсидияләрне башка статьялардан алып элиталы орлыкчылык файдасына бүлеп бирү тәкъдиме белән чыгачак. Киләсе ел өчен хуҗалыкларның элиталы орлыклар сатып алуга сарыф ителгән чыгымнарын каплауга өстәмә 20 млн сум бүлеп биреләчәк, дип ышандырды министр.
Журналистлар хуҗалыкларның финанс югалтулары азык-төлек бәяләрендә ничек чагылыш табачагы турында да кызыксынды. “Бүгенге көндә һәр хуҗалыкны борчыган иң катлаулы мәсьәлә – кышка терлекләрне бөртекле фураж белән тәэмин итү. Терлекләрне тукландыру өчен кимендә 500 мең тонна ашлык җыеп алырга, тагын 120 мең тонна орлыкка салырга кирәк. Фуражсыз терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешә алмыйбыз: бу очракта бер сыердан алынасы сөт күләмен 5 меңнән арттырып булмаячак. Терлек азыгы җитәрлек булган очракта, продукциягә кытлык кичермәячәкбез. Тик шулай уңыш һәлак булудан файдаланып, бәяләрне күтәрүчеләр булмый калмас, дип уйлыйм», — ди министр.
Авыл халкы өметен югалтмый, уңыш өчен көрәшне дәвам итә. Һәр аяз көнгә алар балаларча сөенеп, урып-җыю эшләрен вакытында тәмамларга бар көчләрен куеп тырышалар. Бүгенге көндә республика кырларында 400гә якын комбайн ашлык җыя. Тик кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бөртекле һәм башка культураларны җыюны тәмамлау өчен тагын ким дигәндә 20 яңгырсыз көн кирәк. 2 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле культураларның 47%ы ашлык һәм терлек азыгына суктырылган. Барлык кыенлыкларга да карамастан, бөртеклеләрнең уңышы быел алдагы ел күрсәткеченнән артып китә — респуб­лика буенча, гомумән алганда, һәр гектардан уртача 25 центнер уңыш җыелган (2018 елда — 20,9 ц/га). Ә Вавож районында иң зур күрсәткеч – гектардан уртача 36,6 центнер уңыш алуга ирештеләр. Ләкин ни кызганыч 72300 гектар мәйданда, көчле яңгырлар булу сәбәпле, уңыш һәлак булган. 195 предприятие югалтулар кичерә, аларның чыгымнары 740 млн сумга якын. Өч район бүгенге көндә иң авыр хәлдә — Кез, Шаркан һәм Балезино районнары. Мәсәлән, Кез районында зыян күргән хуҗалыклар саны — 17, алар барлыгы 12100 га мәйданда уңыш югалтканнар, ә гомуми финанс югалтулары 108,7 млн сум тәшкил итә. Ә Алнаш, Грахов, Каракүл һәм Камбарка районнарында уңыш югалтулар булмавы сөендерә. Алнаш игенчеләре бөтен бөртекле культураларның 72%ын, Грахов районы — 63%ын җыеп алуга ирешкән. Камбарка һәм Каракүл районнарында урып-җыю ахырына якынлаша.
Ярый әле, терлек азыгына кытлык булмаячак. Аны әзерләү октябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк — кырларда әле кукуруз һәм төп силос культурасы өлгереп килә. Болар барысы да терлекләрнең кышка тулысынча азык белән тәэмин ителәчәгенә ышаныч уята. Ольга Абрамова бүгенге көндә башка кыр эшләренең борчуга салуы турында ассызыклап узды. “2020 елгы уңышның нигезен тәшкил иткән көзге культураларны чәчү һәм туңга сөрү эшләре бик сүлпән бара. Көзге культуралар 28100 га мәйданда чәчелгән, бу — планның 28,1 %ы. 34100 гектар мәйданда туфрак туңга сөрелгән, бу исә планның 11,2 %ын гына тәшкил итә. Кайбер хуҗалыклар туфракны чәчүгә әзерләү өчен басуга чыгарга да өлгермиләр диярлек. Бу язгы чәчүнең агротехник сроклары артачак дигән сүз. Ә гомуми югалтуларга тукталсак, авыл хуҗалыгы культуралары 84500 га мәйданда һәлак булган, бу барлык чәчү мәйданнарының 22,5%ын тәшкил итә. Республикада гадәттән тыш хәл режимы урып-җыю эшләре тәмамланганчы дәвам итәчәк. Һава торышы җайга салынмаса, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең югалтулары көннән-көн артачак. Ә бүген без теркәгән 738 млн сум – документлар белән расланган туры чыгымнар гына! Без үз чиратыбызда районнардан зыянның күләме турында документларны кабул итүне дәвам итеп, федераль экспертизага тапшырачакбыз», — дип йомгаклады Ольга Абрамова.

Элмира Нигъмәтҗан.