Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Авыл тәрбиясе яки “яшел табын”
25.07.2019

Авыл тәрбиясе яки “яшел табын”

Минтимер Шәймиев бер әңгәмәсендә: ”Без атнага бер тапкыр балалар, оныклар белән бер табын артына җыелырга тырышабыз. Шунда сөйләшәбез, киңәшәбез… Мин мондый җыйналуларны бик файдалы дип уйлыйм…” — дигән иде. Чыннан да, балаларның, оныкларның авылга кайтып, бергәләп өй эшләрендә булышулары безгә ярдәм булса, үзләре өчен хезмәткә өйрәнү, ә эштән соң түгәрәк өстәл артына утырып, көнлек эшкә нәтиҗә ясау, көлешә-көлешә тамак туйдыру чып-чын бәйрәмгә әверелә.

Оныклар бит алар бигрәк тә “яшел табын”ны яраталар. Алар көтүгә чыккач, печән әзерләгәндә, басу, болыннарда тамак ялгауны “яшел табын” дип йөртәләр. Һәм аларга әзерлек тә алдан ук башлана. Сумкага сөт, йомырка, яшел суган, кыяр, помидорлар белән бергә консерва, колбасалар да “шуыша”… Үзләре санынча калагын да онытмыйлар, тозын, пычагын, шырпысын да әзерлиләр… Безнекеләр пиннек җыюны яраталар. Барып, бер-ярты сәгать үткәч, иң кечкенәсе: “Әле кайчан ашыйбыз?” — дип сорый башлый. Тамагы ачыгып та түгел, аларга басуда, урманда ашау кызык! Хәер, үзебез дә шулай идек. 1 майда табигатькә чыгып, бер сумка әйбер ашап кайта идек… Ий, ул табигать кочагында ризыкның тәмлелеге! Шуңа да мин аларны аңлыйм. Алай да: «Башта эшне төгәллик, аннан утырырбыз», – дигән булам. Беренчедән, эшләп ашарга кирәк, икенчедән, каеннарның ботакларын кискәч, рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк бит әле. Әнә бит 13 яшьлеге дә гаҗәпләнеп: ”Әби, син нигә кулыңнан ычкыдырганда, һәр каенга рәхмәт әйтәсең?” — ди аптырап. “Агачлар бит җанлы, балам. Алар да елыйлар, шатланалар… алар гына түгел, чәчәкләр дә, үләннәр дә…” – дип җавап бирәм. Ул арада кечкенә оныгым чәчәкләр белән сөйләшә башлый: “Как тебя зовут? А-а, мин белям, белям – ромашка!..”
Эш беткәч, “яшел табын”га утырышабыз. Баш очында йөзләгән черки, кигәвен бөтерелсә дә, аларга рәхәт. Бик тәмләп тамак туйдыралар, кем күпме пиннек җыйганын саныйлар, көлешәләр… Табынны җыештыру – үзе бер тәрбия дәресе. Үзеңнән соң урманда, болын-басуларда бер чүп тә калдырырга ярамый! Чүп-чарны пакетка тутырабыз да үзебез белән алабыз…
Көтүгә чыкканда да, печән әзерләсәң дә, ял итәргә чыксаң да – һәркайда балалар үзләре өчен ниндидер яңалык ачалар, нәрсәгәдер өйрәнәләр. Ә иң мөһиме: үсәләр, ныгыйлар, чыныгалар, эш рәтенә төшенәләр… Авылдашым Ләйсирә Юсупова бер язмасында: “Авылда әби-бабай гына түгел, авылның сатучысы да, көтүчесе дә тәрбияли…” — дип язган иде. Хак сүзләр.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.