Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Авыл күрке — яшь гаилә
22.08.2018

Авыл күрке — яшь гаилә

Авыллар картая, яшьләр калмый дип сөйләргә остарып киттек соңгы арада. Юк икән, ата-ана нигезен сак­лап яшәүче яшь гаиләләр бар әле авылларда. Алар менә дигән итеп яшәп ята, эшлиләр дә, тормышны да тарталар, балалар да үстерәләр. Сүзем Әгерҗе районы Яңа Бәзәкә авылында гомер итүче Гөлназ һәм Фазыл Хаҗиевлар турында.
Гөлназ — Яңа Авыл, Фазыл – Яңа Бәзәкә авылыннан. Күптәнге танышлар егет белән кыз булып очраша башлаганда Фазыл тормышны алып бара торган төпле, акыллы егет булса, Гөлназ Ижау педагогика көллиятенең соңгы курсында белем ала. “Фазылда миңа иң ошаган сыйфат: аның ипле, тыныч булуы, тирән фикер йөртүе иде”, — ди Гөлназ. Егеткә исә кызның ачык күңелле, оптимист рухлы булуы ошый. Яшьләр ныклы, тату гаиләне бары бер-береңә ышаныч булганда гына корып була, дип саный.
Тормышларын шәһәр белән бәйләргә мөмкин­лекләре булса да, Хаҗиевлар авылны якын итәләр. Икесе дә уңганнар, булганнар. Кулларыннан килмәгән эшләре юк. “Хәзер авылларда яшьләрнең калмавы — эш булмауда. Безнең авыл шәһәрдән ерак урнашкан, юллар да асфальт түгел. Ләкин теләге булган кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була. Хәзер авылда да шәһәрчә яшибез бит, Аллаһка шөкер. Кайда гына яшәсәң дә эшләргә кирәк”, — ди алар.
Гөлназ белән Фазыл өч ул тәрбияләп үстерәләр. Гаиләдә иң мөһиме – милли тәрбия. “Бүгенге яшь татар гаиләләре замана белән бергә атларга, шул ук вакытта милли традицияләрне дә сакларга тиеш. Үз телен, динен, тарихын белмәгән кеше — ярты кеше, тормышта үз урынын таба алмаган була бит ул. Без гаиләдә бары тик татар телендә генә сөйләшәбез, үзебезнең милли традицияләрне өйрәнеп, башка милләт кешеләренә хөрмәт белән карыйбыз. Балалар уку йортларында рус телендә белем алса да, өйдә үз телебездә генә сөйләшәләр. Бу аларга бөтенләй дә комачауламый. Балалар безнең киләчәк, без дә гел яшь тормыйбыз, бер көн килеп без булмагач, үстергән балаң сиңа багышлап уң кулы белән сәдака да бирмәсә, ни өчен дөньяда яшәгән булабыз соң без?” – ди Гөлназ. Хаҗиевлар еш кына Каз өмәсе оештыралар, корбан чалалар, Коръән, ифтар ашлары уздыралар. Әнә шулай балаларын үз үрнәкләрендә тәрбияләп үстерәләр алар.
Хаҗиевларның олы уллары Камил Ижауда техник–коткаручы һөнәрен үзләштерә. Уртанчы уллары Гадел быел алтынчы сыйныфка бара. Кечкенәсе Фәнгизгә әле бары өч кенә яшь. “Бик теләп укыйлар, уку күп вакытларын ала. Улларыбыз төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрмиләр, без өйдә хезмәт белән тәрбиялибез, кечкенәдән кул арасына кереп үсәләр, мал-туар да карыйлар, өйдәге эшләр дә хатын-кыз, ир-ат эшенә бүленми, миңа да ярдәмнәре күп. Гаиләдә хезмәт белән тәрбияләнгән бала тормыш көткәндә дә югалып калмас дип саныйм”, — ди әңгәмәдәшем.
Гөлназ Ижау педагогика көллиятенең татар бүлеген тәмамлаган. “Үзебезне укыткан укытучыбыз Вәсилә Харис кызы белән еш очрашабыз. Көллияттә татар бүлегенең ябылуы бик кызганыч. Әле татар теле ике курста укытыла, алар да чыгып китсә, бөтенләй калмый. Ижау мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен “целевой” программа итеп булса да укытсалар, яхшы булыр иде, әлбәттә. Хәзер укытучы мөгаллимнәр дә яшьләр түгел, инде алмашка яшь буын килмәсә, Ижаудагы татар балалары үз телләрен бөтенләй белмәячәк”, — дип үз борчуларын да белдерде Гөлназ.
Хаҗиевларның бер-бер­сенә карата булган мө­нәсәбәтләре дә, тормышка фәлсәфи карашлары да үзенчәлекле. Өстәвенә – милли җанлылар! Берәүләр: «Татар теле нигә кирәк?» — дип әйткәндә, бу гаилә үз мисалында туган телебезнең кирәклеген күрсәтә. Яшьләр авылдан “качканда”, Гөлназ белән Фазыл авылда яшәү­нең тормышта ниндидер уңышларга ирешүдә киртә түгеллеген исбатлый. “Күркәм гаилә нинди була?” — дигән сорауга да, бар яктан да уңган-булган, милли җанлы Хаҗиевлар гаиләсе кебек дип җавап бирер идем.

Эльвира Хуҗина.