Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Авылым Яңа Борнак
9.09.2021

Авылым Яңа Борнак

Авыл, авыл… Бөтен ил күргәнне, кичергәнне бергә күргән, бергә кичергән, олы Ватан өчен лаеклы уллар һәм кызлар үстергән кадерле, күңелгә якын җир. Син борынгы да, син заманча да. Уйлап карасаң, барлый башласаң, безнең күбебез синнән чыккан, бүгенге зур калаларда яшәүчеләрнең дә нәсел тамырлары син – авылга барып тоташкан.
Нинди генә кыенлыклар кичерсәң дә, нинди генә проблемаларың булса да, син, изге анадай, мәрхәмәтле, олы җанлы булып каласың, кайткан һәр балаңны кочак җәеп каршы аласың, киткәндә хәер-фатихаңны биреп озатып каласың. Илдә барган икътисади кризис, сәяси үзгәрешләр, социаль хәлнең чуарлыгы, каршылыгы авыл халкының яшәешенә, психологиясенә, акылына тәэсир итми калмады. Ләкин авылда яшәүчеләрнең төшенкелеккә бирелмичә, югалып калмаулары, тәвәкәллекләре, тырышлыклары сөендерә. Кизнер районы Яңа Борнак авылында яшәүчеләр нәкъ шундыйлардан. Урман эченә кереп урнашкан авыл үзенчә, үз җае белән яшәп ята.

Ни хәл, авыл?

Кизнер поселогында яшәүчеләр күбесе Яңа Борнак авылыннан күчеп килгәннәр. Кизнерда “Борнакка барабыз”, — дип әйткәч, шушы авылда туып-үскән Вагыйзь абый Әүхәдиев безне бик теләп озатырга ризалаш­ты. Урманнар аша бара торган юл тоташ комнан тора. Вагыйзь абый юлдагы һәр чокырны белә. Кайсы аланда нинди җиләк-җимеш үскәнен, авылның тарихын, кешеләрен сөй­ләп барды ул. “Безнең бабайлар, әти-әниләр Балтач районы Иске Борнак авылында туып-үскәннәр. Тирә-якта урманнар аз булган. Мичкә салам ягып интеккәннәр. Шуннан соң алар бирегә өч кешене разведкага җибәргәннәр. 1935 елда алар әнә шулай кап-кара урман эченә килеп кереп, җирле хакимият белән сөйләшеп, йортлар төзи башлаганнар. Без мәктәпкә йөргәндә 50 ху­җалык булып, 70 ләп кеше укырга йөрде. Авылның гөрләп торган чак­лары бар иде. Авыл халкы фермада хезмәт куйды. Мәктәп, клуб эшләде. Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрә идек”, — дип сөйләде ул. Авылга килеп керү белән авылның төзеклеге күзгә чалынды. Һәрберсендә диярлек ике йорт. Чөнки элек борнаклылар кап, лента сугып көн күргәннәр. Бу эш бик тузанлы, пычрак булганга, аның өчен тагын бер йорт салганнар. Бүгенге көндә авылда лента сукмыйлар. Ләкин элеккечә һәр хуҗалыкта ике йорт сакланган. Хәзер аның берсе җәйге ашханә ролен үти. Йорт капкалары ачык. Иртән ачып куялар, соң гына биклиләр. Бу гадәт күптәннән сакланып килә. Матур гадәт үзе үк кунакчыллыкны күрсәтә. Авылда бүгенге көндә бер бала да юк. Иң яшь кешеләргә уртача 45-55 яшь. 30лап хуҗалыкта 60ка якын кеше яши. Ир-атлар урманда хезмәт куя. Шәхси эшмәкәрләр Рафаил белән Марат халыкны эшле дә, ашлы да итә. Алты кеше Муркузь-Омга мәктәбенә барып эшли. Медпункт, кибет бар. Кайчандыр башлангыч мәктәп эшләгән, хәтта бөтен фәннәр татар телендә укытылган чаклар да булган. Клуб та инде күптән ябылган. Мәктәпкә йөрергә автобус та бар, юлларны да ясаганнар. Шунысы кызганыч: газ кермәгән, якын киләчәктә керерме, юкмы билгесез. Авыл халкы мал асрап, кош-корт үрчетеп, умарта тотып дөнья көтә. Мәчетләре булмаса да, гаетләрне бер йортка җыелып укыйлар, зиратның әй­ләнә-тирәсен дә профнастил белән әйләндереп алганнар. Коронавирус авыруы урман эчендәге авылга да кергән, өл­кәннәр шактый гына вафат булган.

Безне авылның укытучылары Розалия Закирова белән Мәгъшия Хәбибрахманова озатып йөрде. “Авыл­дагы халык берзаман Кизнерга күчеп китә башлады. Без кузгалмадык инде. Хәзер балалар да кайчакта: “Ник күчмәдегез соң? Безгә кайтырга якынрак булыр иде”, — диләр. Төпләндек инде биредә. Кайчакта: “Ник бабайлар шушы кара урманга килеп урнаштылар икән?” — дип, үзара сөйләшеп тә алабыз. Муркузь-Омга мәктәбендә дә 17 бала гына укый. Анда эшкә күбрәк татарларны алалар. Чөнки татар халкы эшчән бит ул. Үрдәк-казларны суеп бетердек инде. Әле мин сыер асрыйм. Кызганыч, сөт җыюны туктаттылар. Эштә булгач, сөтне эшкәртеп җитешеп булмый. Җәен-кышын юлларны карап торалар, элемтә генә начар. Шәфкать туташыбыз булгач та рәхәт, ашыгыч ярдәм машинасы да килеп ярдәм күрсәтә”, — дип авыл тормышы турында бәян иттеләр алар. Авыл буйлап, йортларны күзәтеп, халык белән аралашып йөрдек. Авылда тагын бер нәрсәгә игътибар итеп, сокландым. Апалар, әбиләр яулыкны нәкъ элеккечә матур итеп буйга бәйлиләр. Капка төпләрендә (әллә безнең килгәнне ишетеп) әбиләр, бабайлар утыра, һәрберсе үз тормышы турында сөйли. Күбесе балалары белән бергә яши. Киленнәр белән яшәү борынгыдан сакланган. Ир-атлар бик күренми, чөнки алар көндез эштә. Өч-дүрт кеше “Яңарыш” газетасын яздыртып ала. Авыл читендә үк, урманга терәлеп диярлек 83 яшьлек Мөнәвәрә әбинең йорты тора. “Биредә тудым, үстем, хезмәт куйдым. Элек нужа күреп яшәдек инде, мин әти белән дә үсмәдем. Гомер буе фермада эшләдем. Хәзер бит дөньялар бик рәхәт, Аллага шөкер. Урман янында торырга да курык­мыйм мин. Авыл тыныч безнең, ке­шеләр дә тату, урлашу да юк”, — диде ул. Мөнәвәрә апа өлкән яшьтә булуына карамастан, әле бик җитез, шат күңелле. Матур итеп йортының тышкы ягын да үзе буяп куйган. “Раз, два, три, безнең кызлар хитрый”, — дип шаяртып, озатып калды ул безне.

Вагыйзь абый кыйссасы

Безне озатып йөрүче Вагыйзь абый­ның туган йортына туктал­дык. Йорт төзек, туган йортны ташламаганнары әллә каян күренеп то­ра. “Без гаиләдә өч бала, мин – иң өлкәне. Әни колхозда, әти колхоз рәисе булып та эшләде. Балачак еллары эшләп узды безнең. Әни­ләр эш көненә генә эшләделәр бит, аларга акча түләнмәде. Гаилә белән эшләдек, чыпта суктык. Сугыштан соң­гы авыр елларда чыпта сугып, авыл халкы тормышын алып барган, өс-башын караган, тамагын туйдырган бит. Бу эш безнең авыл кешеләренә дә эләкте. Мин унынчы классны тәмамлагач, шофер булып эшкә кердем. Ижауда бухгалтерлар курсын тәмамладым. Сельпо җитәкчесе итеп куйдылар. Ипи пешерү цехы төзедек, техникалар бар иде. Ике елдан соң сельпоны берләштерделәр. Мине колхоз рәисе итеп билгеләделәр. 11 ел эшләгәннән соң, сөт заводы директоры булып эшкә кердем. Озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгәч, минем күңел һаман авыл хуҗалыгына тартылды, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшләдем. Соңгы елларда җирлек башлыгы булдым.Тормыш иптәшем менә нәкъ безнең бабайлар күчеп килгән Иске Борнактан. Аның җырына гашыйк булдым, алты ел хат алыштык. Районда төрле җирдә эшләгәч, күп кешеләрне беләм”, — диде ул, үзенең узган тормыш юллары турында сөйләп.
Яңа Борнак авылы кебек язмыш­лы авыллар хәзер бихисап. Урамда кешеләр очрамый, бала-чага та­выш­­лары да ишетелми. Күп кенә йортларның ишек-тәрәзәләренә такта кадакланган, аларда кеше яшәми. Бары кайбер йортларда гына өлкән яшьтәге карт-карчыклар көн күрә. Күпме генә тырышып карасак та, офык артында якты кояш күренми. Яшьләр авылда калмый, балалар бакчалары, мәктәпләр ябыла, мә­дә­ният йортларының булганы да эшләми. Яңа Борнак авылында яшәү­челәр аерым бер дәүләт булып, үз көйләре, үз җайлары белән яшәп ятучылар булып тоелды. Үз телебездә аралашып, дөнья көтеп, матур гомер итәләр алар. Өлкәнрәкләр атна саен читтә яшәгән балаларын көтеп, ә яшьрәкләр дөнья тартып тормыш итәләр.
Әйе, авылда яшәү җиңел түгел. Яңа Борнак авылында көчле рухлылар, тырышлар, туган җиргә, туган нигезгә-йортка хөрмәт белән караган кешеләр генә яши диясе килә.

Рәфилә Рәсүлева.