Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Авылым бизәкләре
15.04.2020

Авылым бизәкләре

Бөтендөнья татар конгрессы “Татарлар” газетасы белән берлектә “Татар авылы” конкурсын үткәрә. Анда “Авылым бизәкләре”, “Авылым кешеләре” номинацияләре бар. “Авылым бизәкләре” номинациясендә Удмуртиянең Юкамен районы Тегермән авылыннан укытучы Мәрьям Арасланова үзенең туган авылы турындагы мәкаләсе белән катнаша. Әлеге мәкаләнең бер өлешен газета укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Ә Мәрьямгә уңышлар телибез!

Мин Удмуртиянең Юкамен райо­нын­дагы татар авылларының берсендә яшим. Бай тарихлы, матур табигатьле авылда. Удмуртия картасында — Татарские Ключи, бабаларыбыз куйган атамасы — Тегермән. Удмуртча аны «Вукогурт» — «тегермәнле авыл» дип тә йөртәләр. Һәр ике атама мул сулы, районыбызның табигый һәйкәле саналучы чишмә белән бәйле. Ә алар бер генә дә түгел, әллә ничә урыннан тибеп чыгып, тәүлегенә 20 мең кешегә җитәрлек су бирү куәтенә ия. Ягъни Юкамен районының бар халкын су белән тәэмин итеп тора ала. Авылыбызда сакланып килүче йола-гадәтләр дә борын-борыннан чишмәләребез белән бәйле. Яңа туган баланы тәүге тапкыр чишмә суы белән юындырганнар, яшь киленгә су юлы күрсәткәннәр, Каз өмә (бездә нәкъ шулай диләр) башланган чорда чишмә янындагы инеш басмалары гөр килеп торган — хәзер дә шулай. Чишмәләр челтери, ә менә тегермәннәр инде юк. Авылыбыз яныннан Лекмә елгасы ага, аның ярында бабаларыбыз биш су, бер җил тегермәне эшләткәннәр. Шуңа да Тегермән авылы дигәннәр, бар тирә-як — татары, русы, удмурты он тарттырырга килә торган булганнар. Биш тегермән ташын әйләндергән Лекмәгә безнең чишмәләребез дә җегәр өстәгән бит. Авыл яныннан узган мөсафирлар аның суын эчеп хәл алган. Чишмәне авылыбыз халкы карый, укучы балалар, яшьләр белән өмәләр оештырып чистартабыз. Күмәк хуҗалык ярдәме белән аның бурасы яңартылды, басмалары алыштырылды. Җәй көннәрендә аның тирәсендә төрле-төрле матур чәчәкләр үсә, инешендә каз бәбкәләре йөзә, бала-чага су керә. Авылыбызга нигез салынганга 370 елдан артык, халык санын алу мәгълүматларына караганда, кешеләре 400гә җиткән чорлар булган, хәзер без — гомер кичерүчеләр 120 тирәсе.
Кайда туган, шунда ярап куйган, дигән мәкаль минем турындадыр ул. Гомере буе балаларга белем биргән әнием Рәшидә Арасланова юлыннан китеп, мин дә укытучы һөнәрен сайладым. Күрше Починки авылында урнашкан мәктәптә балаларга география һәм татар телен укытам. Дәресләрне класс бүлмәсендә генә түгел, табигать кочагында уздырам. Компас, нивелир, рулетка кебек җайланмалар алып, укучыларым белән сәяхәтләргә чыгабыз. Сидорово авылы артындагы калкулыкның биеклеге 39 метр икәнен ачыкладык, аның иң биек ноктасыннан Тегермән авылы үч төбендә кебек күренә!

Мәрьям Арасланова,
Юкамен районы Тегермән авылы.