Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә
2.04.2020

Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә

Татар авылларының иң зур байлыгы — аның халкы. Алар хезмәтләре белән башкаларга, илгә файда китерүенә куаналар, нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмыйлар, тырышлык белән куйган максатларына ирешәләр, яңа үрләр яулыйлар. Безнең авылда да хөрмәткә лаек кешеләр күп яшәгән һәм яши.
Язмам нәкъ менә шундый бәхетле кешеләрнең берсе – үзенең 29 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләүче, уңган, үз эшенең остасы булган укытучыбыз Раушания Ринат кызы Низамбиева турында. Түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес итеп бүлә белү һәм тагын бик күп санап бетергесез уңай сыйфатларга ия булган укытучыбыз Раушания Ринат кызы 1990 елдан бирле Тирсә мәктәбендә белем бирә. Джонатан Ливингстон үзенең укучысына бик акыллы киңәш биргән: “Син һәр кошта чынлыктагы яхшы күңелле акчарлакны күрергә һәм үзләрендә әлеге яхшы кошны күрергә ярдәм итәргә тиеш”. Рау­шания апа нәкъ шулай эшли дә. Татар телен һәм милли йолаларны саклап калуга, балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхретдин мирасына таянып эшләүгә күп көч куя. Хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе – укучыларының респуб­лика, Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүе. Бүген дә ул дәресләрдә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үстерү юлларын эзли.
Раушания Ринат кызы Низамбиева педагогик коллективта, авылыбызда, мәктәп укучыларының әти-әниләре арасында һәм район педагогик берләшмәсендә зур абруй казана. Ул — иҗади кеше. Татар­стан Республикасы һәм Удмуртия галимнәре белән актив хезмәттәшлек итә. Республика конференцияләрендә һәм киңәшмәләрендә бик теләп чыгыш ясый, район укытучылары һәм Удмуртиянең татар теле укытучылары өчен ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтә. Раушания Ринатовна район, төбәк һәм рес­публика дәрәҗәсендә эшләү тәҗрибәсе белән актив уртаклаша, фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда катнаша.
Ул — чын татар кызы. Татар милләтеннән булуы белән горурлана. “Үзең белгәннәрне башкаларга өйрәтү — зур савап. Эшемне дә, белемгә омтылучы укучыларымны да яратам”, — ди ул.
Авылда уздырылган чараларда да даими катнаша. Раушания апаның җырлавын авыл халкы көтеп ала. Район газетасы, күрше Удмуртия җирлегендә чыгучы “Яңарыш “ газетасына язган мәкаләләрен дә яратып укыйлар.
Күпләргә үрнәк мөгаллимә – уңган аш-су остасы да әле. Ул әзерләгән ризыклар бик тә тәмле була. Бәхетле әни дә әле ул: гаиләдә ике кыз үсә. Олы кызы Илдания — әнисенең эшен дәвам итүче.
Раушания Ринат кызы – тынгысыз кеше. Камиллекнең чиге юк, дигәндәй, ул гел эзләнүдә, яңалыкка омтыла. Яшәүнең ямен, тәмен белеп гомер кичерә.
Берәү килә җиргә – төссез яши,
Берәү килә биек тәхет өчен,
Берәү килә җиргә намус белән
Яшәү өчен, тыйнак бәхет өчен.
Раушания Ринат кызы Низамбиева бу җиргә нәкъ менә тыйнак бәхет белән яшәү өчен килгән.

Илзидә Герасимова, Әгерҗе шәһәре.