Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Авыллар яшь белгечләрне көтә
18.04.2019

Авыллар яшь белгечләрне көтә

Март аенда Ижау шәһәрендә Идел буе округы җитәкчеләре катнашында узган форум турында “Яңарыш” газетасында язылган иде инде. Төп темаларның берсе: республикаларда талантлы яшьләрне ничек калдыру дигән сорауга җавап табу иде.
Чыннан да, бу мөһим сорауларның берсе булып тора. Аны хәл итү өчен регионнарда “Земский доктор”, “Земский учитель”, “Земский ветврач” проектлары тормышка ашырыла. Алда башка төрле проектлар да булмый калмас. Ә яшьләргә яңа, файдалы проектлар бүген үк, хәзер үк кирәк.

Түрәләр берничә дистә ел элек: “Авыл хуҗалыгына йөз белән борылабыз”, — дигәннәр иде. Көтә-көтә авылларыбызның яртысы юкка чыккан икән, ләбаса! Президент Владимир Путин 2021 елга һөнәри белем бирү көллиятләре санын 2 тапкыр арттырырга фәрман бирде. Тик анда әзерләнгән белгечләр кая барыр? Авылларда эш урыннары юк бит. Үземнең туганнарым җәй буе тырышып үстергән бәрәңгеләрен килосын 3 сум белән тапшырдылар.
Ә бит авыл хуҗалыгы җитештергән товарларсыз яшәп булмый: ипи, сөт, ит, бәрәңге, яшелчәләр һ.б. Аларны җитештерү өчен белгечләр кирәк: агрономнар, механиклар, мал табиблары. Мондый белгечләрне Сигаево поселогында урнашкан көллияттә әзерлиләр. Бу көллияткә 2020 елда 100 ел тула. 2009 елда исеме политехник колледж дип үзгәртелсә дә, җисеме шул ук. Бу — даны еракларга таралган техникум күп еллар якын —
тирәне белгечләр белән тәэмин итеп торды. Хәзерге вакытта ул төбәкнең “ТОП-50” көллиятләр составында. Аны тәмамлаган белгечләр хәзер үзләре Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә белем бирәләр. Мондагы тәртип, чисталык элек-электән ихтирамга лаек. Көллият бүгенге көндә ничек яши? Шуны беләсем килеп, бирегә юл тоттым.
Монда 450 студент укый икән. 94 хезмәткәрнең 32се — укытучылар. Милләттәшләребезне очратуга сөенеп, алар белән дә сөйләштем. 18 яшьлек Карина Шакирова 3нче курста — агроном, 16 яшьлек Рөстәм Минһаҗетдинов 1нче курста автомеханик һөнәрен үзләштерә. Карина саф татарча сөйләшә, Сарапул шәһәрендә яшәсә дә, балачагы Девятерня авылында үткән икән. Бу һөнәрне үзләштерергә әнисе тәкъдим иткән. Иске Эсләк авылында практика да узган. Әгерҗегә дә барганнар. “Агроном ул – җитәкче, холкың нык булырга тиеш”, — дип өйрәткәннәр аны практика вакытында. Карина чыннан да җитди, максатчан. “Күпме кырлар берни чәчелмәгән килеш буш яталар. Нигә? Аңлый алмыйм”, — ди ул. Көллияттә укуын тәмамлагач, Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә укуын дәвам итәргә уйлый. “Кулыңа диплом алгач, әйбәт яшәү шартлары тудырып, яхшы хезмәт хакы тәкъдим итсәләр, берәр авылга агроном булып кайтыр идеңме?” – дип сорыйм. “Әлбәттә, риза булыр идем”, — дип җавап бирде Карина.
Рөстәм – чибәр, нык гәүдәле егет. Шулай ук Актаныш районына, әбисе янына кайтып йөри икән. “Автомеханик һөнәре тормышта һәрвакыт кирәк булачак. Укытучыларыбыз бик яхшы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торалар. Көллияттән соң армиягә барырга уйлыйм”, — ди әңгәмәдәшем. Рөстәм милли ашларыбызны бик ярата икән. Укудан тыш ул өстәл теннисы һәм театр студиясендә шөгыльләнә.
Көллияттә тәрбия эше яхшы куелган, яшьләрне шәхес буларак үстерү өчен күп көч куялар. Спорт белән шөгыльләнүгә күп игътибар бирелә.
Көллиятнең директоры Николай Исупов белән дә күрештем. Ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, 1975 елда бирегә инженер булып килә. Соңыннан баш инженер, хәзер директор. “Элек без «Совхоз-техникум» дип аталдык. 50 трактор, 50 машина, 630 савым сыеры, 2 мең баш мөгезле эре терлек бар иде. База көчле булгач, студентлар яхшы прак­тика алдылар. Кәбестә, помидор, кыяр, бәрәңге үстереп саттык. Совхоз-техникумда эшләп, эшчеләр фатир алдылар. Яңа уку бинасы төзелеше башланган иде, кызганыч, туктатылды. Без анда зоотехник-лар әзерләүче факультет ачарга теләгән идек. “Компьютер системаларында программалаштыру” факультеты ачылды. Әлеге һөнәрне үзләштерергә дип, авыл егетләре килә. Алар хәзер компьютер артында утыруны кулайрак күрәләр. «Авыл егетләренең дә авылга кайтып эшләргә теләкләре булмагач, кем эшләр соң, дип йөрәгем әрни», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Аны тынычландырырлык сүзләр таба алмадым. Үземнең әтием гомер буе колхозда баш инженер-механик булып эшләде, улы һәм оныгы Казан аграр университетын тәмамладылар, ләкин авылга кайт­мадылар…
Шулай да, өметсез шайтан гына, диләр. Карина белән Рөстәм кебек “авылга кайтам” дип торучы яшьләр булганда, киләчәктә барысы да яхшы булыр.

 

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.