Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Авыллар бетми
19.11.2020

Авыллар бетми

Соңгы елларда “Авыллар бетә”, — дип еш әйтәбез. Авылны саклау өчен нинди гамәлләр башкаруыбыз хакында гына аз сөйләшәбез. Шушы көннәрдә безгә Балезино районы Падера (Паюра) авылында булырга туры килде. Монда да шул ук хәл: авыл элекке кебек зур түгел, яшьләргә эш урыны юк. Аның каравы, биредә авылны сакларга, аны төзекләндерергә тырышкан милләттәшләребез яши.
Аларга җиң сызганып эшкә керешергә 2019 елда Александр Бречалов тарафыннан игълан ителгән «Безнең инициатива” проекты этәргеч биргән. «Фәридә, Альбина, Гөлназ кебек кызлар булганда, авыл яши әле”, — дигән фикердә кайттым сәфәрдән.
Ә алар авылны саклау өчен нишлиләр соң? Язмам шул хакта.

Оныклар әбиләрне өйрәтәләр

Кайсы якка гына сәяхәткә чыксак та, беренче эш итеп мәктәп, балалар бакчасы белән танышабыз. Бигрәк тә без милли тәрбия мәсьәләләре белән кызыксынабыз. Падерада мәктәп белән балалар бакчасы берләштерелгән, ягъни бер түбә астында эшлиләр. Мәктәптә 41 укучы, ә балалар бакчасында 30 бала шөгыльләнә. Быел җәй көне олы яшьтәге күп кенә укытучылар лаеклы ялга киткәннәр. Алар урынына мәктәпкә яшьләр килгән. Татар теле укытучысы Фәимә Әүхәди кызының эшен кызы Әлфия дәвам итә. Ул белгечлеге буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы булса да, мәктәптә татар телен укытыр өчен быел Казан университеты оештырган дүрт айлык курста читтән торып белем алган. “Татар теле дәресләрендә темаларны балаларга аңлаешлы, кызыклы итеп аңлату өчен бик нык әзерләнәм. Сер түгел, балалар татар телен чит тел кебек өйрәнәләр. Шуңа күрә мин дәресләрдә ике телдә сөйләшергә мәҗбүр булам. Биремнәре җиңелрәк булган дәреслекләрне сайлыйм”, — ди Әлфия Зөфәр кызы. Директор вазифасын үтәүче Гөлназ Шәйхулла кызы да мәктәптә бармак белән генә санарлык балаларның татарча сөйләшүләрен әйтте. “Оныкларга ияреп, русча сөйләшеп китүебезне сизми дә калабыз, дип әйтәләр әбиләр”, — ди Гөлназ.
Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан тыш, Нәүрүз, Карга боткасы кебек милли йолаларны уздыралар. Балалар бакчасында ук татарча өйрәнсеннәр өчен “Дуслык” түгәрәге оештырганнар.

Аны тәрбияче Динә Тютина алып бара. Бер генә әти-әни дә балаларына татар телен өйрәткәннәренә каршы түгел. Әмма гаиләдә татар телендә сөйләшүче булмагач, тәрбиячегә эшләү икеләтә авыр икән. Динә Габдулла кызы балаларны кызыксындыру өчен татар җырлары, биюләре өйрәтә. Концертларда балалар белән чыгышлар ясыйлар. Без килгән көнне балалар яңа гына теккән матур татар сәхнә костюмнарыннан иделәр. Динә Габдулла кызы милли костюмнарны тегәргә матди яктан әти-әниләрнең ярдәм итүен дә әйтте. Күптән түгел генә Кистемдә узган шигырь уку конкурсында балалар бакчасыннан балалар теләп катнашканнар, берничәсе мактаулы урыннар да яулаган.
Мәктәпнең икенче катына күтәрелгәндә, диварда эленеп торган “Безнең иҗат” стендына күзем төште. Анда укучыларның “Алтын йомгак” сәхифәсендә урын алган иҗат җимешләре эленеп торуын күргәч, сөенеп куйдым. Ә икенче катта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган стенд балкып тора. Моны әзерләүдә бик күп көч куелуы сүзсез дә аңлашыла. “Сугышта катнашкан барлык авылдашлар турында мәгълүмат туплый алдык. Моннан тыш, ике альбом әзерләдек: “Бөек Ватан сугышыннан кайтканнар” һәм “Сугыштан кайтмаганнар”. Туганнары табып укысыннар, төзәтмәләр кертсеннәр, дип, Интернетка куйдык. Китап итеп әзерләгәндә, хаталар калмасын өчен эшләнде бу эшләр”, — дип сөйләде Гөлназ Шәйхулла кызы.

Тәмленең дә тәмлесе

Республиканың һәр районында халыкны “Яңарыш” газетасы белән бәйләп торучы милләттәшләребез бар. Падера авылында Асия Габделбәр кызы Касимова шундый милләттәшебез, дип әйтсәм, бер дә ялгыш булмас.
Ул өч елдан артык инде авылдашларына газетаны ташламалы бәя белән яздырып тарата. “Яңарыш” газетасын бик яраталар. Мин үзем дә газета укучыларга: “Елга 400 сум түләп, атна саен рухи азык көтәчәксез бит”, — дим. Менә шундый очсыз бәя белән яздыра алуыбызга шатланам. Аны вакытында безгә алып кайтып биргән Булатка рәхмәт. Пандемия вакытында да “Яңарыш”ны таратуда өзеклекләр булмады”, — ди Асия апа. Газета алдыручылар арасында: “Килгән көнне үк укып бетерәм”, – дип горурланып әйтүчеләр бар икән. «Әлфинур апа Энтентеева газетаны кулына алгач: “Тәмле ризыктан да тәмлерәк бит”, — дип үбеп куя”, — дип сөйләде Асия апа. Газетаның яңа санында Падера мәктәбе укучыларының иҗатлары, бөтен мәктәп укучылары төшкән фотосурәтне күрү дә авыл халкында горурлык уятмыйча калмагандыр.

«Газетаны таратып, урам әйләнеп, саф һавада йөреп кайту сәламәтлеккә дә файдалы бит”, — ди ул. Тынгысыз, яшәүнең ямен, тәмен тоеп яшәгәнгә дә Асия апага өйдә шөгыльсез яту хас түгел. Лаеклы ялга чыккач, ул Падера мәдәният йорты каршында “Очрашу” ансамбле оештырган. “Юнда авылында яшәүче Ангелина Петровна бисермән коллективы оештырып, мәдәниятләрен, милли киемнәрен сак­лаганга һәрвакыт сокланып карый идем. “Нишләп без Падера авылында шундый ансамбль оештырмыйбыз?” — дип уйлап йөрдем. Лаеклы ялга чыккач, хыялымны тормышка ашырдым. Авылда хәзер элекке җырлар бик аз яңгырый бит. Олы яшьтәге Гөлҗамал һәм Дания апалар — ансамблебез өчен табышлар. Алар борынгы җырларны җырлый башласалар, күңелләр актарыла”, – ди Асия апа.
Лаеклы ялдагы апаларга ансамбльдә шөгыльләнү картаймаска, кеше арасында йөрергә, аралашырга, күңелләрен күтәрергә ярдәм итә. Ансамбльгә күлмәкләрне дә Асия апа үзе теккән. Шушы елларда тагын күлмәкләрен яңартканнар. Хәтта алъяпкычларга бизәкләрне үзләре чиккәннәр.

Безнең инициатива

«Быел җәй көне Падера мәдәният йортында электр чыбыклары иске булу аркасында янгын чыкты. Утыз ел буе туплап килгән сәхнә костюмнары, читекләр — барысы да янып бетте. “Кистем җыены”на тектерелгән кенәз костюмнары януы йөрәкне әрнетә. Алар хәзер фотосурәттә генә калдылар. Нишлисең, тормыш дәвам итә. Иң мөһиме — барыбыз да исән. Хәзер алга карап эшләргә кирәк. Тагын да матуррак костюмнар булдыру, милли киемнәрне яңадан туплау өстендә эшли башладык. Бөтендөнья татар конгрессына сәхнә киемнәре сорап хат яздык. Безнең методист кызыбыз тегүчеләр курсында укып кайтты. Үзебез дә күлмәкләр тегәчәкбез”, — ди мәдәният йорты директоры Фәридә Рәшид кызы Касимова.

Хөкүмәттән, иганәчеләрдән генә ярдәм көтеп ята торган заман түгел. Моны яхшы аңлаган Фәридә ханым “Безнең инициатива” проекты игълан ителүгә җиң сызганып эшкә керешкән. Беренче тапкыр язган проекты килеп чыкмаган, ә менә быел мәдәният йортының тамашачылар залын төзекләндерү нияте белән язган проекты җиңү яулаган. Ул көнне безне Фәридә ханым тамашачылар залында барган төзекләндерү эшләре белән дә таныштырды. Анда инде байтак эшләр башкарылган: түшәм заманчага алыштырылган, диварлар тигезләнгән, буйыйсы гына калган. Сәхнә пәрдәләре эләргә җайланмалар да әзер. “Ел саен 21нче ноябрьдә авылда “Юнда базары” йоласын уздыру матур гадәткә керде. Бу көнне кар төшеп, суытса, бигрәк тә яхшы, чөнки авылга мал суярга туганнары, балалары кайталар. Ул көнне авыл халкы бермә-бер артып китә. Кичтән бәйрәмгә мәдәният йортына җыелалар. Тамаша залында утырып торырга урын булмый. Быел пандемия аркасында, бу йоланы зурлап уздыру мөмкин булмаса да, без аны оештыру өчен әзерлек эшләре башладык”, — ди Фәридә ханым.

Мәктәп җитәкчеләре дә алдагы елга “Безнең инициатива” проекты кысаларында “Ромашка” балалар төркемен төзекләндерү өчен проект язганнар. “1987 елдан бирле бу төркем бүлмәсе төзекләндерү күрмәгән. Идәнен, түшәмен, диварларын рәтлисе бар. Тәрәзәләрен дә алыштырасы килә. Әмма бу конкурсның шарты да бар. Гомуми җыелышта авыл халкы проблеманы билгеләргә һәм проектны финанслауга үзеннән өлеш кертергә тиеш. Миллион сумга да проект язарга була, әмма ул вакытта авыл халкыннан күп акча җыярга туры киләчәк. Шуңа күрә без кечкенә адымнар белән башларга уйладык“, — ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Шәйхулла кызы.
Моннан тыш Фәридә ханым “ЭкоДвиж” дигән проектка президент гранты откан. Әлеге акчаларны мәдәният йорты янында ял итү өчен мәйданчыкны, буа янын һәм чишмә буен төзекләндерүгә тотканнар. “Мондый проектлар барлыкка килү – халыкны, иганәчеләрне, хөкүмәтне берләштерергә ярдәм итә”, — диләр алар. Җәй буе авылны төзекләндерү эшләрен авыл халкы күмәкләшеп башкарган. Халык бик күптән басма көткән булган. Авылның осталары: Зөфәр Заир улы, Джанджулия Елдар Вальтерович яңа басма ясап куйганнар. Хәзер аларга авылның барлык гүзәл затлары рәхмәтләрен яудыралар икән.

Авылда мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, мәдәният йорты бар. Барысында да бөтен шартлар булдырылган. Өйләргә газ кертелгән, юлларга асфальт түшәлгән. Рәхәтләнеп яшисе генә дә, әмма авылда гаиләне тәэмин итәрлек хезмәт хакы булган эш урыннары юк. Фәридә Рәшид кызыннан: “Шәһәргә китү теләге булдымы сездә?” – дип соравыма: “Кайда туган — шунда кирәк булган, дигән әйтем бар. Шәһәрдә бездән башка да кеше күп. Ә монда — үз авылыңда үзең хуҗа, бөтен көчеңне, сәләтеңне куеп эшләргә була”, — дип җавап бирде. “Безнең эшебез бар, шуңа бик сөенеп эшлибез. Тәрбия сәгатьләрендә укучылар белән дә авылда калу турында сөйләшәм. Ә бит укучыларның бик күбесенең авылда яшиселәре килә”, — дип дәвам итте Альбина Шәйхулла кызы. Альбина да, сеңелесе Гөлназ да авылны яратып көн күрәләр. Алар — Асия апаның кызлары. Фәридә Рәшид кызы да апа-сеңелләре белән туган якта хезмәт куялар. Авыл яшәсен өчен Асия апа белән Шәйхулла абый кебек балаларда туган якка мәхәббәт уятырга кирәктер.

… Падера мәктәбенә һәр елны 4-5 укучы беренче сыйныфка укырга киләләр. Кечкенә саннар, әмма алар авылның яшәячәгенә ишарә ясыйлар.

Рилия Закирова.