Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Авылларның яме бетә
9.08.2018

Авылларның яме бетә

Бик күпләребез тумышлары белән авылдан. Шуңа күрә бәхет эзләп, чит җирләргә китсәң дә, форсат табылу белән туган авылга юл тотасың.
Минем туып-үскән Таңсызар авылында бүгенге көндә 80 йортның 20сендә генә яшиләр. Әмма мин үзем җәйнең күп вакытын шунда уздырырга яратам. Быел авылыбыз язмышына битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән “Бер очрашу — үзе бер гомер” дигән зур чара үтте. Илебезнең төрле төбәкләреннән, хәтта Казахстан кебек ерак илләрдән дә кайттылар. Көн яңгырлы булуга карамастан, Казан асып, аш, плау пешерделәр. Табын мул итеп әзерләнде. Эскәмияләр, өстәлләр алдан үк эшләтелде. Таңсызар авыл талантларга бай ул. Гармунчыларны, җырчыларны ераклардан эзлисе юк. Очрашуда да гармун моңнары өзелеп тормады. Таңсызар авылы советы рәисе очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара бик күркәм үтте.
Тик бәйрәмнең ямен җибәргән күренешләр дә булды. Шушы чара узган урында сыер, ат, кәҗә, сарык тизәкләре күп булу кәефне төшерде. Югыйсә, бәйрәм оештырылачагы алдан ук беленде. Шулай булгач, малларны бу урыннан ераграк йөртергә булыр иде бит. Кунакка кайтучылар авыл урамы уртасында яткан 50ләп сыерны урап үтә алмыйча җәфаландылар. Андагы сасы ис ферманы хәтерләтә. Түфли белән пычранмыйча үтәрмен димә. Көне-төне шушы сасы исне иснәгәннәре өчен авыл халкына Аллаһ ярдәм бирсен.
Фермерлык итү яхшы да бит, тик авыл урамнарын пычратырга, авылның ямен җибәрергә беркемнең дә хакы юк. Бу очрашуга ераклардан кайткан авылдашларым алдында үземне гаепле кебек тойдым. Авыл урамын көтүлеккә әйләндергән бу фермер авылдашлар алдында үзе ничек хис итте икән? Хәзер кичен гармун белән җырлап, авыл урамнары әйләнеп булмый шул. Авылларда фермерлар күбәйде, алар үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, авылның ямен бетермәсеннәр иде.

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре.