Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Авылдашымны юксынам
22.08.2018

Авылдашымны юксынам

Көн артыннан көн уза, атна, ай, еллар бер-берсенә бәйләнеп, сиздермичә агалар да агалар. Авылдашым, Әгерҗе районы Балтач авылы егете, тирән мәгънәле, эчкерсез шигырьләре белән безнең йөрәкләрне тетрәндерүче шагыйрь Әмир Хәсәновның безнең арадан китүенә 27 августта биш ел тула. Күпме әйтеләсе сүзләре, уй-фикерләре шигырь юлларына салынмый калган аның.

Башка иптәшләреннән берни белән дә аерылып тормый торган Әмиргә каян килгән икән шундый үзәккә үтә торган шигырьләр язу сәләте? Гаиләдә 5 бала – 3 кыз, 2 малай үсәләр. Бик тырыш, тату гаиләдә тәрбияләнәләр алар. Әтиләре Габдрахман абый сугыштан яраланып кайта. Колхозда, күрше Барҗы авылында сельпода баш хисапчы булып эшли. Бик тырыш, ярдәмчел, уен-көлкене яратучы чын оста хисапчы иде ул. Әниләре Наилә апа колхозда төрле эштә хезмәт куя, хастаханә ачылгач, амбулаториядә санитарка була. Мин аның белән өч ел бергә эшләдем, тату булдык. Мин аның тыныч холкына, искиткеч чиста-пөхтә булуына соклана идем. Әмирнең әнисенең әнисе — Фәрхиҗамал әбине дә бик яхшы хәтерлим. Әмиргә шигырь язу сәләте әбисеннән килгәндер. Чөнки җавапларны шигырь юллары белән әйтә иде. Менә кайбер истә калганнары:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Алма, чия көенә.
Яратмаса, кайтып китәр
Әнисенең өенә.

Аннары азактан “Әйме, кызым Наилә”, — дип шаяртып өстәп тә куя иде.
Сугыштан кайткан улы Габдрахманга: “И, улым, бәрәңге күп булды быел, чокырга күмдем, ризык булыр, улым”, — дип сөенеп хәбәр иткән. Яз җиткәч, улы: “Әни, әйдә бәрәңге чокырыңны күрсәт, бәрәңгеләреңне алыйк”, — ди икән. Карасалар, чокыр буш. “Әни, син чыннан да чокырга күмдеңме соң?” — дип сорагач, “И, улым, күмгән кебек тә, күммәгән кебек тә”, — дигән. Ачлык иде бит. Икенче көнне үк күршедәге тол хатыннар бәрәңгеләрне чокырдан үзләренә ташыганнар. Фәрхиҗамал әбине күргәч, гел көләсе килә иде. Җор телле, төрле кызык-мызык хәлләр сөйләп көлдерә иде.
Оныгы Әмир дә яшәүне яратучан, кешелекле, бик иҗади кеше иде. Әмир, без сине бик юксынабыз, сагынып искә алабыз. Күпме матур шигырьләр бүләк иткән булыр идең? Урының оҗмахта булсын!

Римма Халикова, Ижау шәһәре.

Әмир Хәсәнов
Барҗы буйлап иде авылым!

Түбән Кама ГЭСы сусаклагычына эләгеп, икенче урынга күчерелгән туган авылым Балтач һәм аның җир-суларына багышлана.

Яратам мин Барҗы суларының
Ярларына кадәр тулганын.
Ике яклап үскән талларына
Сандугачлар җырлап кунганын.

Яратам мин зифа талларының
“Песәй»ләнеп чәчәк атканын.
Яшь парларның алар ышыгында
Мәхәббәтен килеп тапканын.

Яратам мин язгы ташуларда
Томырылып бозлар акканын.
Кышка һәйкәл булып ярларында
Су чигенгәч, алар ятканын.

Яратам мин җитез балыкларын,
Ярга утырып, озак күзләргә.
Ник бирелеп җавап эзлим шулай
Челтерәп аккан сихри сүзләргә.

Сагынам мин Балтач авылымның
Барҗы буйлап сузылып ятканын.
Узгынчыга авыл капкаларын
Малай чакта ачып-япканым:

Чәчәр иде юлга прәннек-кәнфит,
Көмеш чәчәр иде юлаучы.
Китә талаш, сугыш – бу мәхшәрдә
Булмый калмый инде елаучы…

Сагынам мин Балтач урманнарын,
Кискәнчегә үскән чакларын.
Шаулап торган чыршы, наратларын,
Зифа каеннарның акларын.

Онытылыр инде алга таба
Еллар узып, үтәр гомерләр.
Кайталмаслык булып ерак китте –
Су астында калды ул җирләр.

Тырма теше

Татар баласы булсак та,
Без урысча укыйбыз.
Дәүләтара сөйләм кирәк:
“Иван» телен чукыйбыз.

«Принесите “зуб” барана!» —
Өйгә эш бирде абый.
Сорау-мазар бирүче юк,
Аңлады барча сабый.

Арып-талып кайттым өйгә,
Эзләнеп бәрән теше.
Күрәсең, бик күп булгандыр
Аптырап йөргән кеше.

Әй, эзләдем бәрән теше,
Ферманы өч әйләндем.
“Ашап бетергәнсез!” — диеп,
Этләргә дә бәйләндем.

Кайттым да әйттем әнигә:
«Бәрән теше, — дим, — кирәк!
Хәзер базар заманасы –
Үләксәләр дә сирәк”.

Үземне бик яраталар,
Өйдә әни-әтиләр.
Нәсел тәкәсен суйдылар —
Ятим калды бәтиләр.

Бик тиз әни тәкә башын
Җитеште пешерергә.
“Булышыгыз, зинһар өчен,
Тешләрен төшерергә”.

Шулай, диеп, башны куйдым,
Укытучы өстәленә.
Салкын су сиптеләрмени,
Абыйның өсләренә.

Зуб “борона” — тырма тешен
Урыслар шулай дияр.
Ике телне дә “шәп белгәч”,
Абый «барана» дигән.

Вәт көлделәр — сөйләп биргәч,
Берсен дә алдашмыйча.
Ә кемнән кем көлгәнлеген
Белмичә, аңламыйча.

Соңгы язмам

Кая китте малай чакларым –
Канатланып атта чапканым?
Карга боткалары ашый-ашый
Шалашларда кунып ятканым.

Кая китте егет чакларым –
Болыннарда печән чапканым?
Мәтрүшкәле чәйләр эчә-эчә,
Яшь үләндә кырын ятканым.

Узып бара абзый чакларым –
Тузып бара салган йортларым.
Оныкларым белән бергә-бергә
Йөрим үтәп куйган шартларын.

Чып-чын охшап авыл картына,
Кулым кушлап куеп артыма,
Узган гомеремне уйлый-уйлый,
Чыгып бастым бакча артына.

Кая болай күңел ашыга?
Учым куеп аксыл кашыма,
Зиратка төбәп карый-карый…
Сүзләр язам кабер ташыма:

“Кайталмассың!
Соңгы минуткача,
Яшә белеп тормыш кадерен.
Рәхмәт Сиңа! Мине искә алып,
Күреп киткән өчен каберем!»