Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Авылдашлары, милләтебез өчен яшәде
11.04.2018

Авылдашлары, милләтебез өчен яшәде

Хушлашу сүзе

Танылган язучы Габдулла абый Галиевның вафаты турында хәбәр килде. Андый кайгылы хәбәр һәрвакытта да көтелмәгән була инде ул. Аяз көндә яшен кебек.
Әле берничә атна элек кенә Әгер­җедә дустанә шартларда аның 90 яшен билгеләп үткән идек бит. Габдулла абый һәрвакыттагыча тыйнак, аз сүзле, әңгәмәдәшенә бик хөрмәт белән караучан, ә сәламәтлеге әйбәт кенә кебек иде. Традиция шундый бит инде: Әгерҗе районы хакимияте, Казан, Яр Чаллы кунаклары һәм без “Яңарыш” газетасы вәкилләре, юбиляр турында җылы мактау сүзләре әйтеп, аңа үзебезнең олы хөрмәт хисләребезне җиткердек.
Ә Габдулла абый җавап сүзендә безнең хыялый, һавада очып йөргән уйларыбызны җиргә тө­шерде: “Сез миңа бик күп мактау сүзләре әйттегез, бәлки бераз артыграк та булгандыр. Барысы өчен дә рәхмәт! Ләкин без иң зур мактау сүзләребезне Аллаһы Тәгаләгә әйтергә тиешбез…” Бу сүзләргә бернинди дә өстәмә кирәкми, чөнки аларда Габдулла Галиев үзе!
Бу олы йөрәкле, авыр, катлаулы тормыш юлы үткән олуг шәхес беренче чиратта үзе өчен түгел, авылдашлары, якташлары, милләте, Ватаны өчен яшәде. Табиб булып тән ярасын дәваласа, дин эшлек­лесе, имам булып, җан яраларын да дәвалады ул кешеләрнең. Аңа рәхмәт укучылар бик күп.
Ә язучы буларак бөтен татар милләте өчен күпме изгелекләр эшләде Габдулла абый?! Язучылык аның төп һөнәри хезмәте булмаса да, ул үзеннән саллы гына әдәби мирас калдырды. Ун китап — һөнәри язучы өчен дә аз түгел.
Әлеге юбилей кичәсендә үзе бил­геләп үткәнчә, аның әсәрләрендә уйлап чыгарыл­ган образлар юк. Алар барысы да — авторның якташлары. Алар, авторның үзе кебек, көчле рухлы, керсез күңелле, фани дөнья авырлыкларын җиңәргә сәләтле кешеләр.
Язучылар берлегендә Габдулла абыйның дәрәҗәсе зур булды. Аңа һәрвакыт зур хөрмәт белән “Хәзрәт” дип эндәшәләр иде. Язучылар берлегенә кергәндә, миңа бер тәкъдим итү хатын (рекомендацияне) Габдулла Галиев язган иде. Мин аны олуг язучының зур ышанычы дип кабул иттем һәм аңа чиксез рәхмәтем гомер буе сакланыр.
“Яңарыш” газетасы — Габдулла абыйның, Габдулла абый “Яңарыш”ның тугрылыклы дусты булды. Газета битләрендә аның күп мәкаләләре, хикәяләре басылып чыкты һәм үз укучыларын тапты. Бик еш булмаса да, ул үзе дә редакциягә килеп, мәгънәле әңгәмәләре белән журналистларны шатландыра иде.

Талантлы язучы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла абый Галиевның вафаты бар татар халкы өчен зур югалту булды. Урыны оҗмахта булсын!

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.

Зур югалту

Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 6 апрель көнне танылган язучы Габдулла Гали улы Галиевның 91нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.

Габдулла Гали улы Галиев 1928 елның 10 гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районы Төрдәле авылында туа. Бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән бик күп яшьтәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә: ат җигеп җир сөрә, колхоз тракторлары өчен ерак җирләрдән ягулык ташый; көзләрен элеваторга ашлык илтә, кышларын Лубьян урманнарында агач чыгара. 1943 елда Кырынды авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Алабуга шәһәрендә берьеллык ветеринария курсларында укып кайткач, Габдулла Галиев колхозда алты ел ветеринар һәм зоотехник булып эшли. 1952–1955 елларда Алабуга медицина училищесында янә укып, медицина фельдшеры белгечлегенә ия була һәм 1989 елга чаклы (пенсия яшенә җиткәнче) районның Балтач участок хастаханәсендә фельдшер, Кырынды, Татар Шаршадысы авылларында медицина пункты мөдире вазифаларын башкара.
Әдәби иҗат эшенә теләге бик күптән тернәкләнгән булса да, Габдулла ага инде яше шактый өлкәнәя төшкәч кенә кулына каләм алырга җөрьәт иткән язучылар төркеменнән. Аның беренче әсәре – «Тормыш үче» исемле пьесасы (соңрак исеме «Яшел елан» дип үзгәртелә) үткән гасырның алтмышынчы елларында языла. Пьеса төбәк үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелеп, тирә-як авылларда күрсәтелеп тә йөри, матбугатта әсәр турында уңай фикерләр дә әйтелә. Табигый, авторны бу рухландырып җибәрә: шуннан соң ул «Айдар», «Солдат кайтты», «Гөлгенә», «Аккошлар кебек» исемле сәхнә әсәрләрен иҗат итә. Боларның алдагы икесе, үз вакытында Минзәлә татар драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә.
Сиксәненче еллардан башлап Габдулла Галиев проза әсәрләре язуга да игътибарын юнәлтә. 1995 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан һәм ике повестен эченә алган «Үкенеч» җыентыгы, 1997 елда «Кичер мине, Сүрия» һәм 2002 елда «Хәзрәт малайлары» исеме белән чыккан проза китаплары авторның бу жанрда да уңышлы эшли алуын күрсәтәләр. Ул — 10 китап авторы.
Габдулла Галиев – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Язучыга үз эшенә бирелгәнлек, зур җаваплылык, кешеләрне ярату кебек сыйфатлар хас иде. Мәрхүмнең якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.