Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Авылдамы, шәһәрдәме?
5.11.2020

Авылдамы, шәһәрдәме?

Газетабызның 43 нче санында авыл хатын-кызлары көне турында язылган иде. Авылдан укырга дип, шәһәргә киткәннән соң, мин дә кире кайтмадым. 13 яшьтә әтисез калганнан соң, хуҗалыктагы барлык эшләр әни белән минем җилкәгә төште: иртә-кич мичкә ташкүмер ягулар, мал карау, тирес түгү, сыер савып, кул сепараторыннан сөт аерту – тавык та чүпләп бетерә алмаслык авыл мәшәкатьләре. Язын бакчада теплица ясау, җәен мотоцикл белән печән ташу (әле ярый колхозның чабылган печәнен эләктерә алсаң, кайчак чалгы белән чабарга да туры килә иде), кул пычкысы белән утын кисү дисеңме, барысын да әнкәй белән бергә эшли идек. Шуңадырмы, ә бәлки апаларның: “Шәһәрдә ипи-су белән торсам торам, тик авылга кайтмыйм”, —
дигәннәре колакка кердеме, башка бик күпләр кебек үк мин дә шәһәрдә калдым. Авылны үз итеп, гомерләре буенча аннан аерылмыйча яшәүче хатын-кызларга аеруча хөрмәт белән карыйм. Күңелләре һәрвакыт көр, рәхәтләнеп тормышның бар ямен тоеп яшиләр алар. Хәер, сүзне үзләренә бирик әле.

Гөлнара Вәлиева.

Әгерҗе районы Яңа Авыл авылында яшәүчеләр:

Исеме редакция өчен генә: «Бүгенгесе көндә авыл хатыннарын, гомумән, авыл кешесен борчыган иң мөһим сорауларның берсе, минемчә, эш мәсьәләсе. Чөнки эшең булса, акчасын аласың. Кеше рәтендә кешечә буласы килә. Утка-газга түләү, балаларны укыту өчен акча кирәк. Каян эш табарга? Авылның киләчәге юк, бетеп килә. Элеккечә кайсы тармакка барып керсәм дә, эш бар дип булмый. Мәктәбебез башлангыч кына, бүген-иртәгә ябылырга тора, колхоз таралды. Почта атнага 3 көн генә эшли. Фельдшерлар берничә авылга хезмәт күрсәтә, ярый әле клуб бар. Йомгаклап әйткәндә, эше барның – ашы бар, ә безнең эш юк… Димәк, киләчәк юк”.

Гөлназ Хаҗиева: “Моңарчы мондый сорау биргәннәре булмагангамы, әллә үзем оптимист булгангамы, авыл хатын-кызларын бүгенге көндә нәрсә борчый дигән сорау биргәч, уйга калдым. Ана буларак, беренче чиратта, мине балаларымның киләчәге борчый, чөнки әле укырга керәсе кечкенә улым бар. Ә авылда мәктәп юк. Автобус йөртә бит диярләр, йөртә, сүз дә юк, тик башлангычлар белән өлкән сыйныфларның дәрес саны аерыла һәм баланың ярты көне шул өлкән сыйныфларда укучыларны көтеп, бушка уза. Икенче борчыган проблема, хатын-кызны гына түгел, гомумән, безнең авылның барлык кешесенең иң авырткан җире –
юл юк. Дөресрәге, язын-көзен юлсыз калабыз. Ә балаларга көн дә мәктәпкә барасы. Саный китсәң, авыл хатын-кызының борчуларын санарга кулдагы бармаклар гына да җитмәс. Шулай да авылны яратып, булганына канәгать булып яшәп ятабыз”.

Ләйсән Минһаҗева (47 яшь): “Авылда туып-үскәч, мал-туар, кош-корт асрау җанга рәхәтлек бирә. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерәбез. Кемгә ничектер, ләкин боларның барысы да минем күңелемә, җаныма тынычлык бирә. Ә кыенлыгы — агрофирмада 12шәр сәгать эшләп, хезмәт хакын вакытында алмау. 3-4әр ай көтәргә туры килә. Ничек яшәргә?”

Гөлназ Мөхәммәтдинова: “Шәһәрдән авылга кайтканыма бер дә үкенмимен. Яңа Авыл­ны кечкенә чактан ук бик яратамын. Хәзер дә авылга шәһәрдән кайткан чакта таудан төшкәндә: “Аллага шөкер, үзебезнең авылга кайтып җиттек”, — дибез. Кайберәүләр: “Сез авылда ничек яшисез? Күңелле түгел бит анда”, — диләр. Без көне буе эш белән мәшгуль, мал-туар асрыйбыз, җәен җиләге, бакчасы, бәрәңгесе… Иртән балаларны мәктәпкә озатып, хуҗалыктагы эшләрне башкарырга өлгермисең, балалар укудан кайта, алар белән бергәләп дәрес әзерлибез, белмәгәннәрен аңлатабыз, мәктәп хәлләрен сөйләшеп утырабыз. Улым әтисе белән урамда эшлиләр. Кызларым белән бергә пешерәбез, кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Көн узганны сизмибез дә! Шулай атналар, айлар үтә. Бергәләп эшлибез, балаларны да эшкә өйрәтәбез. Кунаклар килсә, мич ашлары белән сыйларга тырышам. Шәһәргә барсак та, үзегезнең шәһәрегездә үзегез яшәгез дип кайтабыз. Коронавирус вакытында авылда тыныч, рәхәт әле, маска да киясе юк”.

Эш сөйсәң, яшәргә була

Кияс районы Тауҗамал авылында яшәүчеләр:

Тәнзилә Илалетдинова: “Авыл җирендә эш сөйсәң, яшәргә була. Мал асрыйбыз, кош-корт үрчетәбез. Ите, мае, йомыркасы үзебезнеке, безгә дә, балаларга да җитә. Мал, кош-корт аркасында яшибез дип, авыз тутырып әйтергә була. Авылда, әлбәттә, яшәр өчен акча җитми. Уйласаң, акча күпме булса да җитми инде ул. Шуңа күрә акчаны да тиешле урынга гына тотарга тырышабыз. Никтер, шәһәрдән авыл­га кайтып яшәргә куркалар. Миңа калса, авылда яшәргә җиңелрәк. Бәрәңге, яшелчә утыртабыз. Иң мөһиме — сыер бар! Май, ит, сөт, эремчек, катык — бу ризыклар барысы да эш сөйгәндә генә була. Авылда кеше барыбер ачка үлми. Клуб мөдире булып эшлим. Мин авылда калганыма үкенмим. Авылда чын эш сөя торган хатын-кызлар яши. Җиң сызганып, дөньясын да көтә, гаиләсен дә тәрбияли”.

Без зарланмыйбыз!

Венера Шакирҗанова: “Мин авылда социаль хезмәткәр булып эшлим. Эшем өлкәннәр белән бәйле. Әлбәттә, бакча тутырып яшелчә, бәрәңге утыртабыз. Эш белән яшибез. Авылда да, шәһәрдә дә эш табарга була, эшлим дисәң. Безнең авылда хатын-кызга эш юк дип әйтмәс идем. Фердинат Мәҗитов җитәкләгән оешмада эшләргә була. Әлбәттә, авылда хатын-кыз өстендә — тавык чүпләп бетермәслек эшләр. Ләкин без зарланмыйбыз, безгә авылда яшәү рәхәтрәк тә, уңайлырак та. Бары тик эшләр өчен теләк кенә кирәк”.

Эштән курыкмыйбыз

Лилия Садыйкова: “Мин авыл кибетендә сатучы булып эшлим. Яшелчә, җиләк-җимеш утыртабыз, үстерәбез, мал асрыйбыз. Теләк булса, эш тә табарга була. Без, авыл хатын-кызлары, эштән курыкмыйбыз, чөнки безнең өстә гаиләбез бар. Алар бездән үрнәк ала”.

Әле нинди генә хатын-кызлар яши!

Фирая Шульмина (Сюмси районы. Татар мәдәнияте җәмгыяте сәркатибе): “Авылда туып-үсүем белән горурланам! Балачагымны спорт белән шөгыльләнүгә тиңлим. Каз чебиләре саклау, тавыкларны ашату, сыер саву, бозауларны болында саклау, әни белән бергә печән чабу өчен 7 чакрым җәяү бару — болар бар да спорт. Аланда тузбаш еланнарының йомгак булып уралышып, кояшта кызынулары, Лампунь елгасы суыннан карлыган яфрагы салып кайнатылган чәй эчүләр, “Березовка”га паровоз белән барып, апалар белән караҗиләк җыеп, аны сату — болар балачак хатирәләре. Әниебез Фая исемле иде. Без дүрт кыз — Факия, Фәния, Фәймә, Фирая — үзара дус-тату үстек. Хәзер дә барыбызны да «Фаяныкылар» дип йөртәләр. Бераз авыл хатын-кызының көндәлек эшләрен тас-вирлыйм әле. Абыебыз Рауль, аның тормыш иптәше Рәсимә – эш сөючән, тыйнак кешеләр. Тормыш девизы: “Беренче әтәчләр белән торып, хуҗалыктагы эшләрне бетерү, аннан соң инде оныкларны тәрбияләү, алар белән уйнау”. Яшелчә бакчаларында нәрсә генә үсми! Чәчәкләр, җимеш куаклары, җиләкләр. Бакчада тәҗрибәләр ясарга ярата Рәсимә апа. Быел бакча уңышы сокланырлык булды.Үзенең бакча җимешләре рецептлары белән ул күршесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сәрия Гыйльметдинова белән бүлешә. Ике күрше бик дус яшиләр. Икесенең дә абзарында — кәҗәләр. Кәҗә сөтен оныклары бик ярата. Ишегалды тулы тавыклар, әтәчләр, казлар бер-берсе белән гәпләшә. Буш вакытлары булу белән урманга җиләккә, гөмбәгә йөриләр. Әнә классташым Гөлнара Воронина тавышын ишетәм: “Кара әле, нинди кабак үсте бакчамда, кочакка сыймый, күтәреп булмый. Сок ясадым, сиңа да рецептын әйтәм: 2,5 кг кабакны кисәкләп турыйбыз, кастрюльгә 2,5 л су, кабак кисәкләрен салып 10-15 минут кайнатабыз, суны икенче кастрюльгә бушатып, кабак измәсен аерып алабыз (аермасаң да була). Әлеге измәгә 3 данә әфлисун согы, чама белән шикәр комы, 17 г лимон кислотасы кушып, блендер белән болгатабыз. Кайнатып чыгарып, банкаларга тутырабыз”. Мин дә ясадым. Бик тәмле килеп чыкты. Шулай күрше-күлән бер гаилә кебек үзара аралашып, дус-тату яшибез.
Менә шундый хезмәт яратучы хатын-кызлар яши безнең авылларда. Бөек рус шагыйре Николай Некрасовның шундый сүзләре бар: “Есть җенщины в русских селениях…” Әйе, әле нинди генә хезмәт сөюче хатын-кызлар!”