Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Автозаводта ачык ишекләр көне
21.12.2017

Автозаводта ачык ишекләр көне

16нчы декабрьдә Ижау автомобиль төзү заводында ачык ишекләр көне булып үтте. Мондый чара 2015нче елдан бирле үткәрелә һәм матур традициягә әверелеп бара. Быелгы “Ачык ишекләр” көне заводның 50 еллык юбилеена һәм 5 миллионынчы автомобиль чыгуга багышланган иде. 5 миллионынчы автомобиль — Lada Vesta SW Cross маркалы модель булды. Андый маркаларны агымдагы елның 11 сентябреннән җитештерә башлаганнар.

Ачык ишекләр көненең программасы бик бай иде. Ул иртәнге 10.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. 20 меңнән артык кеше катнашты. Ижау халкы автозаводта булды, аның цехлары буйлап танышып йөрде, күңел ачу чараларында катнашты. Заводның музеенда һәм видеороликлар аша заводның бай тарихын күзалларга мөмкинлекләр күп иде.
Минем өчен әлеге чара аеруча мавыктыргыч булды. Чөнки үзем дә, 1970нче елдан башлап, 19 ел шушы заводта эшләдем. Ул елларда да яңадан-яңа цехлар сафка баса торды, эшчеләр һөнәр үзләштерде, планны үтәү өчен өчәр смена, уникешәр сәгать эшләгән чак­лар булды. Ә хәзер күп эш автоматлаштырылган, хәтта кузовның иң катлау­лы операцияләрен робот башкара – менә ул техника заманы!
Иң сөенечлесе – бу чарага балалары белән килүче әти-әниләрнең күп булуы. Алар бар нәрсә белән кызыксыналар, төрле уеннарда актив катнашалар, фотосурәтләргә төшәләр. Ун яшьләр тирәсендәге малайдан: “Үсеп җиткәч, син монда эшләргә теләр идеңме?” — дип сораган идем, ул: “Эшләр идем, минем дә әти кебек инженер буласым килә”, — дип җавап бирмәсенме! Бирсен Ходай, аның балачак теләге кабул булсын! Менә шундый чараларга балаларны ешрак йөртсәк, күпкә отышлырак булыр иде, дип уйлап куйдым. Һөнәр үзләштереп тә, үзләренә тормышта эш урыны таба алмыйча интеккән финансистлар, юристлар азрак булыр иде.
Мондый чараларны оештыру халык өчен бик әһәмиятле, ә заводның исә абруен тагын да үстерә.
Әйе, заводыбыз үскәннән-үсә, Удмуртия данын таныта. Завод белән бергә мин яшәгән Автозавод бистәсе дә үсә, зурая. Яшь район булса да, биредә 120 меңләп кеше яши, яңа йортлар төзелеп тора, безгә алмашка балалар туа, белем ала. Шушы түгелме горурлык?!

Дания Борһанова, Ижау шәһәре.