Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Австралиядән сәлам
12.09.2019

Австралиядән сәлам

Австралиядә яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган артисткасы, Сарапул шәһәре кызы Зөлфия Камалова август азагында Казан шәһәрендә узган этнофестивальдә, WorldSkills чемпионатында, «TAT CULT FEST» фестивалендә чыгыш ясап китте. Сарапул шәһәренә кайтып, әти-әнисенең хәлен белергә дә өлгерде. Зөлфиянең кайтуын ишеткәч, аның белән аралашырга ашыктым. Нинди яңалыклары бар икән? Ул һәрвакыт ачык йөзле, ихлас, рәхәтләнеп туган телебездә аралаша. Инде Казан шәһәренең танылган яшь шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә иҗат ителгән җыр альбомы да чыккан. Кызы Зифага 13 яшь тулган. Кларнетта уйный, текә таудан күтәрелү спорты белән мавыга икән.Үзе магистратурада укуын дәвам итә. “Казан шәһәрендә үткән быелгы концертларда тамашачының күп булуына сөендем. Рәхмәт сүзләре ишеткәч, Казанда чыгыш ясавы да рәхәт. “Сезнең җырларыгыз рухландыра, аларны ишеткәч, башка милләттән булсак та, татар телен өйрәнә башладык”, — дип әйтүчеләр күп. Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова белән таныштым. Ул миңа әнисе истәлегенә чыккан китапны бүләк итте”, — дип канатланып сөйләде ул.
“Сарапул шәһәрендә Зөлфәт Арсланов тарафыннан оештырылган музейда булдым бу кайтуымда. Мин гүя авылдагы әбиемнең йортына эләккәндәй булдым. Тәрәзә пәрдәләре, чигүле ашъяулыклар, тастымаллар, авылдагы көнкүреш әйберләре — болар барысы да минем күңелемә якын. Биредә Сарапул шәһәре татарлары тарихы белән дә танышырга була. Әтием Нәҗип Камал һәм үзем турында стенд булу бигрәк тә сөендерде. Әлеге музейны оеш­тыруга көч куйган милләтпәрвәрләргә зур рәхмәтемне белдерәм”, — диде Зөлфия хушлашканда. Татар җырларын дөньяга таратканга, мең рәхмәт, Зөлфия! Без якташларың синең белән горурланабыз!

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре