Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Абилимпикс» осталарны ачыклый
19.09.2019

«Абилимпикс» осталарны ачыклый

Удмуртиядә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс-2019» III һөнәри осталык чемпионаты узды. Анда барлыгы 93 кеше катнашты. Иң өлкән катнашучыга 54 яшь, ә иң кечкенәсенә — 13.

Әлеге үзенчәлекле фестивальнең дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Бу турыда Россия Пара­дельфия комитеты башкарма директоры Наталья Крель да әйтеп үтте. “Минемчә, чемпионатның үсүе бик файдалы. Быел компетенцияләр, катнашучылар, белгечләр саны артты. Эш тәкъдим итүчеләр дә барлыкка килә һәм алар бергәләп инвалидлыгы булган кешеләр өчен эш урыннарын үстерү турында уйлыйлар. Тик үсәр урын да бар әле”, — диде ул.
Чемпионатта катнашучылар үзләрен 16 компетенциядә сынап карадылар. Алар арасында сәүдә, график дизайн, пешекче, агачтан кисеп ясау, тегүче кебек һөнәрләр бар. Һәр компетенциядә иң яхшы 3 катнашучыны билгеләделәр.
Руслан Сидоров Играда туып-үскән, хәзерге көндә Сарапул шәһәрендәге инвалидлар белем ала торган махсус көллияттә белем ала. Ул әлеге чемпионатта электрика буенча үз белемен сынап карарга килгән. “Чемпионат турында миңа дусларым, укытучыларым әйтте. “Авыр түгел, катнаш”, — дип үгетләделәр. Тик җиңел булды дип әйтә алмыйм. Ләкин мондый чемпионатлар бик кирәк. Монда белемне арттырып була, яңа дуслар табасың. Чемпионатка яхшы кәеф белән килдем, үз-үземне сынап карыйсы, тормышта яңа адымнар ясыйсы килде”, — диде Руслан. Шушы ук компетенциядә тагын бер милләттәшебез Радим Гилмишин да бар иде. “Чемпионатка ныклап әзерләнеп килдем, дөрес, дулкынландым. Башкаларның ничек эшләгәннәрен дә күзәттем, үз сәләтемне дә күрсәттем”, — диде Радим. Сайлаган һөнәре киләчәктә кирәк булыр дип саный. “Укуымны башка юнәлештә дәвам итәргә телим. Тик электрик һөнәрен сайлаганга да үкенмим. Электрик эше ир-ат кеше өчен кирәк дип саныйм”, — диде ул.
Төбәк чемпионатының барлык җиңүчеләре 20-22 но-ябрьдә Мәскәүдә узачак V илкүләм «Абилимпикс» чемпионатына барачак.

Эльвира Хуҗина.