УР Башлыгы Кече Пурга районы Урта Юри авылында ике дистәдән артык бала моңа кадәр агач бинада белем алганнар. Анда су да, канализация дә, бәдрәф тә юк. Җитди кимчелекләр булганлыктан, күзәтү органнары әлеге бинаны яңа уку елына кабул итмәү сәбәпле, укучыларга күрше авылга мәктәп автобусы белән йөреп укырга туры киләчәк. 2013 елны авылда яңа мәктәп-бакча төзи башлаганнар. Кече Пурга төзүчеләре диварларын күтәреп, түбәсен япканнар, пластик тәрәзәләр куйганнар. Тик финанс чаралары булмаганлыктан, эш тукталган. Объект бәясе - 68 млн сум тәшкил итә. 37,6 млн сум сарыф ителгән. Төзүчеләр алдында 3,5 млн сум бурыч җыелган.
Хәтер бар, хәтәр генә кими бара
4 август 2016 ел
Яз башында татар җәмәгатьчелеге Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенә яңа җитәкче сайлаган иде. Милли тормышта яңа президентның исеме моңа кадәр артык ишетелмәсә дә, күпләр аны милли эшләргә матди яктан ярдәм кулы сузучы буларак яхшы белә. Илсур Миңнемуллин артык тыйнак кеше, күп сөйләшергә яратмый. Яңа вазифага алынгач та, аның белән әңгәмә корып, язма әзерләү нияте бар иде. Әмма ул: “Сүз сөйләүдән ни файда?! Кешегә кылган гамәлләре, башкарган эшләренә карап бәя бирелергә тиеш”, - дип, сүзне кыска тоткан иде. Июль аенда УР Татар иҗтимагый үзә­ге­нең яңа җитәкчесе республикабыз­ның төр­ле шәһәр-районнарында гомер ки­черүче милләттәшләребез белән якыннан танышу максатыннан эшлекле сәфәр оештырды. Аның белән Халык­лар дуслыгы йорты методисты Ализа Хурамшина һәм Ижау җәмигъ мәчете хәзрәте Абдулла Сафин да юлга чыктылар
Үз МИНеңне мәхрүм итә алсаң...
25 август 2016 ел
Гадәттә, кеше үзен ярата һәм үзе өчен гел яхшысын тели. Чөнки һәр кешенең эчендә нәфес дигән зур зат утыра. Кеше ни генә кылмасын, кая гына бармасын, нәфеснең соравы бер: “Миңа моннан нәрсә була?” Күңеле керләнергә өлгермәгән сабыйга да ике алма сузсаң: (берсе матур, икенчесе черегән) ул үзе өчен яхшысын сайлый. Кешенең йөрәгендә булган иманы аның нәфесенә аркылы төшеп, үзенә теләгәнне башкаларга теләтә. Монсыз камил иман иясе булып булмый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Үзенә теләгәнне кардәшенә теләмичә, берегез дә чын иманлы булмассыз”, - диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).Иман иясе үзенә теләгәнне кардәшенә тели, үзенә теләмәгәнне кардәшенә дә теләми. Үзенә нәрсә бирүләрен теләсә, кардәшенә дә шуны бирә. Башкаларның аңа карата яман эшләр кылуын теләмәгән кебек, башкаларны да үз яманлыкларыннан имин кыла.
“Туган телне ертмыйк”
25 август 2016 ел
Соңгы вакытта туган телебездә дөрес итеп сөйләшү, сүзләрне дөрес куллану хакындагы язмалар газета битләрендә еш урын ала. “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе Дания Борһанова редакциягә алып килгән хат бездә төрле фикерләр уятты. Әлеге теманы тагы да киңрәк, тирәнрәк яктырту өчен без Әгерҗе шәһәре 4нче мәктәбенең татар теле укытучысы, безнең актив хәбәрчебез Фәридә Хафизовага мөрәҗәгать иттек. Шул рәвешле бер темага ике хат килеп чыкты. Укып китик әле. Әгәр дә фикерләрегез туса, безгә язуыгызны сорыйбыз.“Туган телне ертмыйк", - дип яза Казанда нәшер ителүче “Безнең гәҗит”тә шул исемдәге рубриканы алып баручы академик Рүзәл Юсупов. Ул: “Нишләп ялгыш язабыз? - дип борчыла. “Гаҗәп хәл: без барыбыз да урта яки югары белемле кешеләр, димәк, үз телебездә дөрес итеп сөйли һәм яза белергә тиеш, әмма газета-журналлар, китаплар укыганда телне бозып язу һәм сөйләү күренешләренә тап булабыз.
Сыраны пычракка алыштырып!
18 август 2016 ел
30 июль көнне “Чекерил” спорткомплексында “Җиңүчеләр узышы - 2” булып узды. Җиңүчеләр узышы - ул команда белән бер булып күнекмәләр ясау (воркаут), бер-береңә ярдәм итү, йөгергәндә очраган киртәләрне, авырлыкларны җиңү һәм икенче этапка күчү дигәнне аңлата. Уен 36 этаптан тора. 3 һәм 5 км га йөгерүдә 60 тан артык команда катнашты. Көн эссе булуга карамастан, “Чекерил” спорт комплексы ярышка катнашучылар, аларның җанатарлары белән гөр килеп торды. Шәхси сынау өчен 1000 сум, команда белән катнашкан өчен 900 сум күләмендә түләп, монда һәркем катнаша ала иде. Ярышны күзәткәндә: “Үз акчаларын түләп, үз-үзләрен ник җәфалыйлар икән”, - дигән фикер килде башыма. Чөнки бу эсседә 3 метрлы стенага менү, траншея, тоннель, саз, пычрак аша үтү бер дә җиңелләрдән түгел. Ярыш азагында фикерем үзгәрде: “Уңышка ирешү өчен үзеңне ватарга кирәк шул, авырту вакытлыча, ә уңыш казану, җиңү мәңгелек!”